Accessibility links

Кайнар хәбәр

Англия премьер-лигасының элеккеге һөҗүмчесе Кытайдагы уйгырларны яклап чыгарга чакырды


Демба Ба Кытайда мөселманнарны кысырыклау бөтен дөньяны борчырга тиеш дип белдерде.

Англия Премьер-лигасы “Челси” клубының элеккеге һөҗүмчесе Демба Ба футбол индустриясен Кытайның Синҗан төбәгенең төп халыкларына карата сәясәтен хөкем итеп чыгарга чакырган. Бу турыда ВВС яза.

“Black Lives Matter хәрәкәтенә афро-америкалы булмаганнар кушылса, ул куәтлерәк була башлый. Кайчан без калган бөтен дөньяның мөселманнарны яклауга тотынуын күрербез?” дигән футболчы BBC Sport басмасына.

Ба бу сорауны күтәрү өчен футболчыларны җыярга, нидер оештырырга тиешлеген әйткән. “Мин беләм, гаделлек өчен көрәшергә теләүче футболчылар бар, мөселман, буддачы, христиан булсынмы, кайсы диндә булуга карамастан” дигән спортчы.
Ба фикеренчә, җәмәгатьчелекнең игътибарын проблемга юнәлтүдә спортчыларның мөмкинлекләре күп. “Без, спортчылар, шундый зур көчкә ия булуыбызны белмибез дә. Без бергә җыелып, проблем турында сөйләшсәк, барысы да үзгәрә. Бер торып бассак, кешеләр дә безнең белән баса” дип белдергән футболчы.

Премьер-лига үзенең футболчыларына АКШта кара тәнле Джордж Флойд үтерелгәннән соң башланган Black Lives Matter хәрәктенә ачык теләктәшлек күрсәтергә рөхсәт итте. Уенчылар матч алдыннан “тезләнеп”, бу карашларга кушылуын белдерде. Уенчыларның киемендә исемнәре Black Lives Matter дигән язуга алыштырылды.

2019 елның декабрендә “Арсенал” уенчысы Мәсүт Озил да социаль челтәрләрдә Кытайда уйгырларны эзәрлекләүләр турында язып чыккан иде. Озил репрессияләрне дә, калган дөньяның моны дәшми күзәтеп торуын да тәнкыйтьләде.

Кытайда 187 меңнән артык футбол җанатары бар дип исәпләнә. Кытайның Weibo социаль челтәрендә Озилның сүзләре көчле кәнәгатьсезлек тудырды, “Арсенал” җитәкчелеген футболчы белән килешүне өзәргә чакырдылар.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG