Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты ел ахырына 49 млрд сум керемен югалтырга мөмкин


Татарстанда җитештерү күрсәткече 2017 ел дәрәҗәсенә төшкән.

Татарстан бюджеты ел ахырына 49 млрд сум керем югалтырга мөмкин. Бу хакта бүген финанс министры Радик Гайзатуллин хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдерде.

"Ел ахырына Татарстанның берләштерелгән бюджетына керем 231 млрд сумга җитәр дип көтелә. Без планга 279 млрд сум керткән идек. Югалту 49 млрд сум булырга мөмкин", диде Гайзатуллин.

Соңгы җиде айда республика берләштерелгән бюджеты кереме 134 млрд сумга җиткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20,3 процентка, яки 34 млрд сумга азрак. Табышка салым ике тапкырга диярлек азайган.

Моның төп сәбәбе – пандемия, нефтькә бәяләр төшүе һәм шул рәвешле икътисади кризис килеп тууы. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сүзләренчә, җитештерү күрсәткече ике-өч елга кимегән.

"Җитештерелгән тауарлар 1 трлн 467 млрд сум тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 10,5 процентка азрак. Күләм буенча без 2018 елгы күрсәткечкә төштек. Әгәр долларда бу күрсәткечне карасак, сәнәгатьтә җитештерү $ 20 млрд тәшкил итә. Бу 2017 ел дәрәҗәсендә дигән сүз. Пандемия тискәре йогынты ясады. Бу сәнәгатькә дә тәэсир итте, газ, электр энергиясен куллануның азаюына китерде", диде Кәримов.

Татарстан президенты белдергәнчә, узган ел белән чагыштырганда соңгы җиде айда республиканың тулаем төбәк җитештерүе 98,5 процентны тәшкил иткән. Җитештерү индексы – 98,2 процент. Ваклап сәүдә итү бары 92 процентка җиткән.

"Күрсәткечләр нефть табуда 10,8 процентка, нефть химиясендә – 4,9 процентка, машина төзелешендә 9,4 процентына төште. Шул ук вакытта нефть эшкәртүдә 13,9 процент, азык-төлек җитештерүе 18 процентка үсеш күрсәтте", диде Миңнеханов.

2020 елның беренче яртысында Татарстан бюджеты 31 млрд сум керемен югалткан диелгән иде.

XS
SM
MD
LG