Accessibility links

Башкортстанда прокуратура Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә


Азамат Габдрахманов Куштауда
Азамат Габдрахманов Куштауда

Башкортстанда прокуратура Ишембай районы башлыгының гамәлләре канунга ярашлыгын тикшерә

Куштауны яклаучылар җәйләвен куып таратуда катнашкан Азамат Габдрахмановны муниципаль хезмәткәрләрнең этик кагыйдәләрен бозуда шикләнәләр.

Башкортстан прокуратурасы Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахмановка карата тикшерү башлаган. Прокуратура Габдрахманов "Муниципаль хезмәт турында" кануннарны бозган булырга мөмкин дип саный. Аерым алганда, аның гамәлләренең муниципаль вазифадагы кешеләр өчен этика кагыйдәләренә ярашлыгын тикшерәчәкләр дип яза Коммерсант.

Куштау шиханын яклаучылар 15 августта Габдрахмановның активистлар җәйләвен куып таратуда катнашканын күргәннәрен белдерде. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда битлек кигән Ишембай районы башлыгының үз куллары белән җәйләүдәге чатырларны җимереп, активистларның шәхси әйберләрен туздырганы күренә. Ул сүгенү сүзләре куллана. "Мин үземнең районымда, ә сез килемшәкләр", ди Габдрахманов.

17 августта Ишембайда берничә йөз кеше Азамат Габдрахмановның эшеннән китүен таләп итеп митингка чыкты. 17 августта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Габдрахмановны вазифасыннан алырга җыенмавын белдерде. Ул Куштауны яклаучыларның кайберләре белән Габдрахманов арасында шәхси каршылык бар диде. Соңрак Хәбиров Габдрахмановның гамәлләренә прокуратура бәя бирергә тиеш дип белдерде. "Аның хатын-кызга яки балага сукканын күрсәткән язма булса, шундук очып чыгачак", диде Хәбиров.

Ишембай районы шурасында Азамат Габдрахмановның вазифасыннан алынуы мәсьәләсе әлегә күтәрелмәгән диелә материалда.

XS
SM
MD
LG