Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олы Кариле укытучылары: "Татарга демократия кирәк"


Олы Кариле авылы
Олы Кариле авылы

1990нчы еллар башында Кама Тамагы районы Олы Кариле авылы мәктәбендә эшлүче укытучылар Татарстан мөстәкыйльлеген яклап чыга. Азатлык 30 ел узгач аларның өметләре никадәр акланганын, Декларация кабул итү аларның тормышын ничек үзгәрткәнен белеште.

1990нчы еллар башында Татарстанда урыс телендә "Суверенитет" исемле газета нәшер ителде. Аның мөхәррире Әмир Мәхмүдов инде мәрхүм. Бу хосусый газет суверенитет өчен көрәш елларында барган вакыйгаларны яктырта, көнүзәк мәкаләләр бастыра. Азатлык хәбәрчесе мөстәкыйльлек өчен көрәшкән елларда чыккан газетны актарганда чираттагы бер санның уртанчы битендәнге кечкенә бер язмага юлыкты. Анда Кама Тамага районының Олы Кариле авылының "Суверенитет" комитеты рәисе Салих Гарифуллин (ул шул мәктәпнең мөдире булып та эшләгән - ред.) авылның урта мәктәбенең укытучылар коллективы – 24 педагогның иреклек һәм мөстәкыйльлеккә теләктәшлек белдереп, үзләрен "Суверенитет" комитеты әгъзалары дип белдерүен хәбәр ителә. Бертавыштан. Азатлыкның шул укытучыларның 30 ел узгач бу вакыйгаларга карата мөнәсәбәтен белеште.

Олы Кариле укытучылары: "Татарга демократия кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:00 0:00

Олы Кариле – Кама Тамагында иң зур авылларның берсе санала. Авылда якынча 300 кеше яши. 11 еллык татар мәктәбе әле дә сакланып калган, тирә-як авыл балалары да биредә белем ала.

Азатлык күрешергә теләгән укытучыларның барысы да диярлек лаеклы ялда, араларында мәрхүм булучылар да бар. Мәдинә һәм Риф Кәримуллиннар – икесе дә гомер буе Олы Кариле мәктәбендә балаларга белем биргән мөгаллимнәр. Ире тарих белән җәмәгать белемен укыткан, хатыны Мәдинә балаларга татар теле һәм әдәбият фәнен өйрәткән. Риф абыйның әтисе дә, бабасы да укытучы булган, ул үзен мөгаллимнәр нәселе кешесе ди атый.

"Мөстәкыйльлек, ирек өчен көрәшкә теләктәшлек белдерүче 24 укытучы арасында сез бар идегезме?" дип сорыйбыз алардан. “Әлбәттә бар! Андый вакыйгалардан читтә калып буламы соң?" ди икесе дә.

Риф Кәримуллин
Риф Кәримуллин

— Салих абый Гарифуллин үзе юк инде, ул мәктәпне җитәкләде, мәктәп мөдире итеп Азат абый да бу сәясәт эшләрен оештырып йөрде. Икесе дә гүр иясе, — дип барлый хезмәттәшләрен фотоларга карап тарих укытучысы Риф Кәримуллин — Күпләрне хәтерләмим инде, бу эштә катнаштымы алар, юкмы... Үземне хәтерлим, җыелышлар булды. Суверенитетка иң мөһиме үзеңне аңа ышандыру кирәк иде. 100 процент булмаса да, 90 процент яхшырак яши башларбыз дигән ышаныч бар иде. Мөстәкыйльлекнең үз параметрлары бар бит ул, Русия эчендә яшибез, аерылып чыга алмый идек. Әмма чит илләрдә тормышны ишетеп белә идек бит! КПСС бетте, яңа тормышны көттек.

Шәймиевне яраттык, дөрес алып барды эшне. Әнә, газ, су, юл, телефоннар бар, элек юк иде болар. Салым Татарстанда кала башлады. Хәзер инде Мәскәүгә китә. Бер дә гадел түгел бу. Казан ниндидер бәйрәмнәр уздырып ул акчаны Template Week

Олы Кариле авылы
Олы Кариле авылы

кире кайтырырга тырыша тырышуын... Декларациядә бит Татарстан җирендәге байлык халыкны дип язылган иде. Әмма янә Мәскәүгә китеп бара. Чуашның милеге аңа булырга тиеш, Мари Иленең табышы – мариныкы... Тапкан малына үзе бәя куеп сатып акча эшләргә тиеш.

Риф әфәнде халыкның тормышы яхшырды дип саный, аны танырга кирәк дигәнгә басым ясый. Ә менә тел мәсьәләсендә калышабыз дип көрсенеп куя. Моның сәбәпләрен ул татарның артык толерант, сабыр булуда күрә. Бу сорауга аңа хатыны, татар теле укытучысы Мәдинә ханым да кушыла. "Ничектер игътибарсыз калды. Татарстан хакимияте артык спортка басым ясап, татар теле читкә этәрелде. Башкаларга юл бирәбез, үзебезнекен кайгыртмыйбыз", дип җөпләп куя ул иренең фикерен. 2017 елдагы хәлләрне әрнеп сөйли. Яулап алынган татар телен мәҗбүри уку статусын төшереп калдыру – зур хата дип саный ул.

Риф әфәнде 1990 елның 30 августында авылдашларның бер өлеше, шул исәптән хатыны Мәдинә дә Казанга, Ирек мәйданына барды дип искә төшерә. Үзе бара алмыйча өйдә калдым, ди. Декларациянең кабул ителүен 31 август иртәсендә радио аша ишеткән ул. "Кич берни хәл ителмәде дип йокыга киттем, иртән торсам, радио аша мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән дип хәбәр иттеләр", ди ул. Татарларга дәүләттә демократия урнашуы бик мөһим дип аңлатырга тырыша элекке укытучы, ансыз тигезлек булмый ди. Татарның хәле яхшырачак дип ышана.

— Татарга демократия кирәк. Шуңа омтылып яшәдек, яшибез дә, — дип киләчәккә оптимистларча карап Риф әфәнде. — Равил Фәйзуллин әйтүенчә, уяныр әле татар! Таратачак әле татар үз телен дә, динен дә, мәдәниятен дә, без күрмәбез, сез күрерсез. Татарстан алга китәчәк. Озак көттермәс бу хәлләр, 10-15 ел узар, күтәреләчәк ул Татарстан. Аллаһ насыйп итсен!

Мәдинә Кәримуллина
Мәдинә Кәримуллина

Мәдинә Кәримуллина суверенитетны сөенеп кабул иттем дип искә ала. Күңелне горурлык биләде, ди ул.

— Куркып яшәү бетте. Сүз иреге вакыты иде ул. Ниһаять, татар телен күп итеп укыта алабыз дигән уй белән яшәгәнемне хәтерлим. Татар теле дәресләре артты, үзебез теләгәнчә тыелган язучылар, шагыйрьләр әсәрләрен өйрәнә алуга юл ачылды. Татар тарихы өйрәнелә башлады, — дип искә төшерә укытучы. — Мин үзем балалар өчен түгәрәк оештырдым. Балалар туган телдә үз фикерләрен әйтергә өйрәнсен дип тырыштым. Куркып тормасыннар иде дип теләдем. Күп балалар мәктәпне тәмамлап, татар юнәлеше белән китте.

Суверенитетның казанышлары күп булды. Аеруча татар мәктәпләре, гимназияләре барлыкка килде. Татар-төрек лицейлары эшли башлады. Дин көчәйде. Берничә буын балалар татар мохитендә үсеп чыкты, аларда мин – татар дигән рух көчле. Татарстан үз символларына ия булды.

Мәдинә ханым да җитәкчеләр икътисадны, социаль тормышны кайгыртып, татар теле читтә калды дип саный. ​

Илсур Кәримуллин
Илсур Кәримуллин

Илсур Кәримуллин – Олы Кариле мәдәният сарае мөдире. Авыл туристик маршрутка керү сәбәпле ул салада читтән килүче кунакларны кызыктыру өчен проектлар булдыру белән янып йөри. Ул да озак еллар дәвамында мәктәптә укытучы булып эшләгән. "Сувернитет" газетына ул да күз салды. Шикләнеп булса да, суверенитетны яклаучы 24 педагог, күрәсең, мин дә булганмындыр дип сүзгә кушыла.

— Укытучылар бит ул мөдир нәрсә әйтә, шуңа буйсына. Мин ул җыелышны хәтерләмим, тавыш бирү булганына да шикләнәм. Мәҗбүри-ирекле эш ителгәндер дип уйлыйм. Яки мәктәп җитәкчеләре үзләре барысы өчен дә хәл иткәндер, — дип искә ала Илсур әфәнде. — Ул вакыта болганчык еллар бит, Мәскәүдә дә төрле вакыйгалар бара иде. Шуңа кайсысы дөрес булыр, кайсысы юк дигән шикләнү бар иде. Сугыш белән тәмамланырмы, юкмы – бу куркыныч та бар иде.

Илсур әфәнде дә Татарстан мөстәкыйль яши башлауга кешеләрнең тормышлары яхшырды дип саный. “Гомердә авылда мондый тормыш булачагын күз алдына китерә алмадым, утын ягарга кирәкми, юллар – ялт иткән асфальт. Яхшы яшибез бит! Дөрес, татар теле урыс теле белән бертигез булып үсеп җитә алмады, әмма бу бездән тора бит, гаиләдә татарча сөйләшмиләр. Авылда урамга чыгасың, балаларның сөйләшүләренә колак саласың – урысча сөйләшәләр. Минем дә онык шулай. Гаиләдә сөйләшергә кирәк, үзебездә гаеп”, ди ул.

"Милли хәрәкәтнең күтәрелеше тагын кабатланырга мөмкинме?" дигән сорауга Илсур әфәнде: "Ә кирәкме соң ул?" дип сорауга сорау белән җавап бирә, җитеш тормышка ишарәләп.

Рәшит Равилов
Рәшит Равилов

Хезмәт, сызым фәннәрен укыткан Рәшит Равилов та, аның хатыны Эльмира Равилова да гомер буе Олы Кариле авылы мәктәбендә эшләгән. Рәшит абый үзен "Суверенитет" комитетының актив әгъзасы дип санамый, әмма суверенитетны куанып кабул иттем дип искә ала ул.

— Урамда радиоалгыч бар иде, шул эшләми башлады. 30 август Казанда ниләр барганын беләсе килә бит. Мин тышта эшлим, мәктәп мөдире Азат абый хәбәрләрне ишетә алмауга ачуланып радионы җиргә бәреп атты. Декларация кабул ителүен икенче көн иртәсендә белдек, — дип искә төшерә ул 90нчы еллардагы вакыйгаларны. — Укытучылар игътибар үзәгендә, алар сәясәт белән шөгыльләнә, халыкка аңлата иде. Мәйданнарны күзәттек, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллиннар тырышып йөрде. Балтыйк илләре турында күп укый, карый идем. Андагы җитеш тормыш безгә дә килер дип күзалланган иде. Хәзер карыйм, үземне чит илдә яшәгән кебек хис итәм, кибетләргә керсәң, бөтен ризык бар. Балачактагы хәлләрне чагыштырырлык түгел.

Рухланган чаклар, сүз дә юк. Иреклек вакыты. Икътисади якның үсешен әйтеп бетергесез. Дин үсте. Суверенитет аркасында Татарстан үзе төрле илләр белән сәүдә кора башлады. Күп төрле дәүләт програмнары эшли башланды, авылда мәктәпләр, мәдәният йортлары, фельдшер пунктлары төзелде. Татарның абруе үсте. Кимсетеп карыйлар иде бит инде. Хәзер урыслар да, татарлар да бертигез.

Рәшит Равилов суверенитет уңай җимешләр алып килде, бүген ничек бар, шулай сакласын иде дигән фикерләре белән уртаклаша.

— Милли күтәрелеш булырга мөмкин, әмма мин теләмим. Әйбәт яшибез, шөкер итәргә кирәк. 90нчы еллардагы хәлләр, вакыйгалар тыныч булды. Әмма әле янә кабатланса, бәрелешләр, канкоеш булыр дип уйлыйм. Әнә, Беларус, Украинадагы хәлләрне карыйбыз, бездә шулай булуын теләмим.

Нәкыя Халикова
Нәкыя Халикова

Нәкыя Халиковага бүген 83 яшь, ул Олы Кариле мәктәбендә урыс теле һәм әдәбиятын укыткан. Декларациянең төп казанышы – милли үзаңның үсүе, дәүләтчелек символлары барлыкка килүе, бертигез хокукларга ия булу дип искә ала ул. Салымнар Татастанда калуы республикада социаль тормышны яхшыртыр өчен мөмкинлекләр ачты, дигән фикердә ул.

— Без – Татарстан мөстәкыйльлеген көтеп, суверенитетны яулап башкалар белән бертигез дәрәҗәдә яши башларбыз дип яңа мөмкинлекләргә өметләнгән кешеләр. Татарстан союздаш республика булу хокукы өчен көрәште. Барып чыкмады анысы, әмма бу Декларация дә безгә зур мөмкинлекләр капкасын ачты, — ди ул. — Татарстанның үз дәүләтчелек символлары барлыкка килде. Татарстан кереме бик аз өлшен үзенә калдыра ала иде, тапкан малның күп өлеше үзебездә кала башлагач, тормышлар яхшырды. Элек бит татар теле дәресләре аз иде, алар да урыс теле белән бертигез укытыла башлады.

Кирегә тайпылыш сизелә, Татарстанга чигенергә туры килә. Татар теленең бүгенге торышы да без күзалланганча булмады. Мәктәпләрне ачтык, барасы да дәүләт телен укый башлады, әмма әнә Мәскәү тотты да моны юкка чыгарды. Без бит аның сәясәтенә бәйле.

Без инде карт, янә үзгәрешләрне күрә алмасбыз. Әмма иртәме-соңмы Русия чын федератив дәүләт булып яшәр. Мәҗбүр булачак дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG