Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа Зеландиядә мәчеттә 51 кешене атып үтерүчегә гомерлек төрмә җәзасы бирелде


Брентон Таррант
Брентон Таррант

Брентон Таррантка вакытыннан алда иреккә чыгу хокукы бирелми.

Яңа Зеландиядә 2019 елның мартында мәчеттә атыш ясаган Брентон Таррантка хөкем карары чыкты. Ул гомере буе төрмәдә утыру җәзасына хөкем ителде. Аңа вакытыннан алда иреккә чыгу хокукы бирелми. Бу турыда New Zealand Herald хәбәр итә.

Моңарчы Яңа Зеландия тарихында мондый хөкем карары чыкканы булмаган диелә хәбәрдә. Таррант үз гаебен таныган.

Узган елның 15 мартында 28 яшьлек Таррант Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендәге ике мәчеттә 51 мөселманны атып үтерде. Тагын иллегә якын кеше зыян күрде. Таррант мәчеткә һөҗүмен видеога төшереп, социаль челтәрләрдә туры трансляция алып барды.

XS
SM
MD
LG