Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шарите клиникасы Навальныйның агулану билгеләре кимүен белдерде


Алексей Навальныйны Германия килиникасына китерү
Алексей Навальныйны Германия килиникасына китерү

Германиядәге Шарите клиникасы Русиядә хастаханәгә эләккән оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның хәле турында яңа хәбәр чыгарды.

Алексей Навальный тотрыклы хәлдә диелә матбугат өчен хәбәрдә. Табиблар авыруда агулы матдә китереп чыгарган халәтнең симптомнары кими дип белдерә.

Пациент элеккечә реанимациядә, ясалма рәвештә мәрткә җибәрелгән килеш ята, үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Хәле авыр булып кала бирә, ләкин тормышына җитди куркыныч янамый диелә. Агулануның ерак көннәрдә нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин икәнен фаразлап булмый дип белдерә Германия табиблары.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омскида ашыгыч ярдәм хастаханәсенә эләкте. Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш ул агуланган булырга мөмкин дип белдерде. Ике тәүлек дәвамында Омски табиблары аның хәле начараю сәбәпләрен аңлатмады, рәсми диагноз куелмады. Авыруның гаиләсе аны башка клиникага күчерергә теләсә дә, хәле тотрыксызлыгына сылтанып, күчерергә рөхсәт бирелмәде.

22 августта Германиядәге Шарите университет клиникасы җибәргән очкыч белән Навальный бүтән клиникага күчерелде. 24 августта Германия табиблары пациентның агуланган булуын раслады. Навальный холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив маддәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелде. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".

Русия рәсмиләре агулану фактын кире какты. Навальныйның туганнары һәм тарафдарлары аның агулануы турында җинаять эше ачуны таләп итте, әмма Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков эш ачарга нигез юк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG