Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыр ширкәте Башкортстанның Әбҗәлил районында геология эшләрен вакытлыча туктаткан


Әбҗәлил районында бакыр чыгару урыны
Әбҗәлил районында бакыр чыгару урыны

Әбҗәлил районы халкы Салават кишәрлегендә бакыр чыгаруга каршы чыкканнан соң район башлыгы ширкәттән бу җирләрне эшкәртүне туктатып торырга үтенгән.

Башкортстанның Әбҗәлил районында “Рус бакыр ширкәте” (РМК, Екатеринбур) тарафыннан алып барылган геология-күзләү эшләре вакытлыча туктатылган. Бу турыда Әбҗәлил районы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге карар Әбҗәлил районы башлыгы Илдар Нәфыйков үтенече белән кабул ителде диелә хәбәрдә.

“РМК Әбҗәлил районында урнашкан Салават бакыр мәгъдәне ятмасы кишәрлегеннән техниканы чыгарды. Геология-күзләү эшләре Әбҗәлил районы идарәсе башлыгы Илдар Нәфыйков үтенече белән вакытлыча туктатылды” диелә хәбәрдә.

Нәфыйков әлеге карарга килү сәбәбен “халыкның борчылуы көчле булуы һәм кайбер “кайнар башлар” ягыннан провокацияләр булу куркынычы сәбәпле” дип аңлаткан. Нәфыйковның бу үтенечен караганнан соң, “Рус бакыр ширкәте” эшләрне беразга туктатып торырга һәм техниканы урманнан чыгарырга ризалашкан диелә.

Сентябрьдә ширкәт вәкилләре Салават җирлегеннән бакыр чыгару проекты турында җирле халык белән фикер алышулар башлар дип көтелә.

“РМК район халкы белән конструктив һәм тыныч сөйләшүләр яклы. Халык белән очрашулар вакытында без барлык сорауларга да җентекләп җавап бирербез һәм ширкәтнең инвестицияләү, социаль сәясәте турында, безнең ширкәтләр белән күрше булу нинди файда китерәчәге тутында сөйләрбез” дип белдергән РМКның вице-президенты Анна Шабарова.

РМК Әбҗәлил районындагы җирләрдән бакыр чыгару мөмкинлекләрен өйрәнү һәм бакыр чыгару хокукына аукцион нигезендә ия булган. 2019 елда ширкәт бу эшләрне башкаруга лицензия алган. Салават ятмасында геология-күзләү эшләре быел җәй башланды.

Әбҗәлил районы Салават бакыр ятмасы мәйданы ике дүрткел километрдан артык. Аннан 208,7 миллион тонна бакыр мәгъдәне һәм 992,6 мең тонна бакыр чыгарып була диелә. Ятманы эшкәртүгә лицензия 25 елга бирелгән.

30 августта Әбҗәлил районының Әскәр авылы янында РМКның бакыр чыгару проектына каршылар җыен уздырды. Халык бакыр чыгару бу җирләрнең табигатенә зур зыян салачак дип белдерә. Бакыр тау байгыту ширкәте төзелгән очракта Зур Кызыл һәм Кече Кызыл елгаларында су агуланачак, Башкортстанның Әбҗәлил районында һәм Чиләбе өлкәсенең Кызыл районында зур авыллар чиста судан мәхрүм калачак дип белдерә активистлар. 120 километрга сузылып аккан Зур Кызыл елгасы Сибай шәһәрен, Урал елгасын туендырып тора, ә Кече Кызыл Магнитогорскины су белән тәэмин итә дип искәртә алар.

2019 елның көзендә Сибай активистлары РМКның Әбҗәлил районындагы Салават кишәрлегендә бакыр чыгаруына юл куймавын таләп итеп, Русия президенты Владимир Путинга, Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга һәм табигый байлыклар министры Дмитрий Кобылинга адресланган петиция чыгарган иде.

“Рус бакыр ширкәте” 30дан артык кечерәк ширкәтне берләштерә. Җитештерү нокталары Чиләбе, Свердлау, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләрендә, Хабаровски краенда, Казакъстанда урнашкан. Холдингның төп иясе – Русия миллиардеры Игорь Алтушкин. 2020 ел Forbes исемлегендә ул 3,1 миллиард доллар байлыгы белән 33нче урында.

XS
SM
MD
LG