Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элиталар сыйфаты рейтингында Русия соңгы унлыкка кергән


Элиталарының икътисади һәм сәяси кыйммәте ягыннан Русия Африка илләре дәрәҗәсендә, Казакъстан, Индонезиядән түбән.

Швейцариядәге Сенкт-Галлен Университеты һәм Мәскәүдәге "Сколково" идарә мәктәбе үзләре төзегән Элиталар кыйммәте индексы (Elite Quality Index) нигезендә хисап чыгарган. Индекс дүрт категория нигезендә төзелгән: элиталарның икътисади хакимияте, икътисади кыйммәте, сәяси хакимияте һәм сәяси кыйммәте.

Хисап авторлары аңлатканча, югары сыйфатлы элиталарның эшчәнлеге җәмгыять өчен өстәмә кыйммәтләр тудыра. Ә түбән сыйфатлы элиталар киресенчә, җәмгыять эшләп чыгарган ресурсларны үзләштерә, һәм шуның белән үз илләренең үсешен тоткарлый.

Элиталар сыйфатын бәяләгәндә 72 күрсәткеч кулланылган. Рейтингта 32 илгә бәя бирелгән.

Иң югары сыйфатлы элиталар – Сингапурда, бу илгә 68,5 балл бирелгән. Икенче-дүртенче урыннарда – Европа илләре: Швейцария (64,9), Германия (64,2) һәм Британия (63,9). Бишенче урында — АКШ (63,4).

Русия 23 урында (48,9 балл). Көньяк Африкадагы Ботсвана да шул кадәр ук балл җыйган. Көнбатыш Европа, Скандинавия һәм АКШтан кала, Русияне рейтингта шулай ук Кытай (12 урын), Польша (13 урын), Казакъстан (19), Индонезия (20), Мексика (21) да узып киткән.

Хисап авторлары Русиядә элиталар сыйфаты артуына иң зур киртәләрнең берсе дип ышаныч булмавын атаган. "Хөкүмәт ватандашларга һәм бизнеска ышанып бетми, ватандашлар һәм бизнес бер-берсенә һәм дәүләткә ышанмый. Ахыр чиктә бу илдән капитал һәм акыл ияләрен этеп чыгаруга китерә" дип аңлаткан экспертлар.

XS
SM
MD
LG