Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Навальныйны агулау турында сөйләшү өчен утырыш җыя


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

Оешма җитәкчесе Йенс Столтенберг кидәшмәдән соң белдерү белән чыгар дип көтелә.

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның "Новичок" төркеме матдәсе белән агулануы турында фикер алышу өчен НАТО илчеләр катнашында ашыгыч утырыш җыя. Бу турыда НАТОның рәсми вәкиле социаль челтәрдә хәбәр итте.

Утырыштан соң оешманың җитәкчесе Йенс Столтенберг белдерү белән чыгып, Русияне бу җинаятьне җентекләп тикшерергә чакырыр дип көтелә. Аннан алда Столтенберг Навальныйның агулануын "шаккаткыч" дип атады һәм НАТО химик коралы куллануны халыкара тынычлык һәм иминлеккә янау дип карый дип белдерде.

Еворпа берлеге дә Навальныйны агулауга халыкара җавап булырга тиеш дип белдерде. Европа берлеге сәясмәнне үтерергә омтылышны кискен хөкем итеп чыкты һәм моңа ярашлы гамәлләр, шул исәптән чикләүләр кертергә дә хокукы булуын әйтте. Бу турыда Европа парламенты рәисе Жозеп Боррел белдерүендә әйтелә.

2 сентябрьдә Германия хөкүмәте Бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен табылуын хәбәр итте. Британия мәгълүматына ярашлы, бу агу 2018 елда элек Русия күзләү хезмәтендә эшләгән Сергей Скрипаль һәм аның кызына каршы кулланылган.

Русия Германия хакимиятеннән Навальныйның агуланган булуы турында дәлилләр алмавын белдерде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Кремльнең Русиягә карата гаепләүләргә нигез күрмәвен әйтте. Мәскәү әлеге вакыйганың сәбәпләрен ачыкларга тели һәм якын арада Берлиннан немец белгечләре тикшеренүләре нәтиҗләрен алырга өметләнә дип ассызыклады президент сүзчесе.

АКШта яшәүче галим, "Новичок" матдәсен уйлап табучыларның берсе Вил Мирзаянов Азатлык белән әңгәмәсендә әлеге агулану Навальныйның киләчәк тормышын үзгәртәчәген әйтте. "Навальныйның язмышы аяныч, ким дигәндә инвалид булып калачак. Әлеге агулаудан соң аны сәясәттән сызып ташлап була" диде галим.

XS
SM
MD
LG