Accessibility links

Кайнар хәбәр

G7 Русиядән Навальныйны агулау эшен тикшерүне көтә


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Алар шулай Навальныйный агулай Русиядә демократиягә һәм сәяси плюрализмга җитди һөҗүм дип атый. 

"Зур җиделек" илләре (Британия, Германия, Италия, АКШ, Франция һәм Япония) һәм шулай ук Европа берлеге дипломаиясе башлыгы Русия оппозициясе сәясәмәне Алексей Навальныйны агулауны хөкем итеп чыкты. Бу илләрнең тышкы эшләр министрлыклары тарафыннан бергә кабул ителгән белдерүдә Навальныйның "Новичок" төркемендәге матдә белән агулануы "дәлилләнгән" дип атала. Алар Русияне әлеге "әшәке агулауны" кичекмәстән тулы тикшерү уздырырга чакыра.

Министрлар Мәскәүгә Химик корал тыю ковенциясе кысаларында аның җаваплылыгы турында искә төшерә һәм Навальныйны агуланы тикшерүгә чакыруга Русиянең җавабын игътибар белән күзәтеп торачаклары турында кисәтте.

Алар шулай ук Навальныйга һөҗүмне Русиядә демократиягә һәм сәяси плюрализмга җитди һөҗүм һәм илдә сәяси һәм сивил хокуклар яклаучыларга куркыныч дип атый.

  • 20 августта Томскидан Мәскәүдә хәле начараеп, Навальный Омскида хастаханәгә эләккән иде. Ике көннән аны Берлиндагы Шарите клиникасына күчерделәр.
  • 2 сентябрьдә Германия хөкүмәте вәкиле Навальный "Новичок" төркеменә керүче сугышта кулланыла торган химик матдә белән агуланган дип белдерде.
  • Герамния канцлеры Ангела Меркель һәм Көнбатышның башка вәкилләре РусиядәнНавальный белән бәйле хәлне аңлатуны һәм тикшерү башлауны таләп итте. Русия хакимиятләре гаепләүләрне дәлилсез дип атый.
  • 7 сентябрьдә Германиянең "Шарите" клиникасы Навальный ясалма комадан чыгарылды, аның хәле яхшыра дип белдерде.

XS
SM
MD
LG