Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мария Колесникова тоткарланган һәм Минскида тикшерү изоляторына утыртылган


Мария Колесникова
Мария Колесникова

Беларус оппозициясе җитәкчеләреннән берсе Мария Колесникова өендә тентү дә узган.

Беларус оппозицияенең Координация шурасы президиумы әгъзасы Мария Колесникова тоткарланган һәм хәзер ул Минскида тикшерү изоляторында сак астына куелган. Бу турыда аның әтисе сүзләренә таянып TUT.by сайты яза.

Александр Колесников сөйләгәнчә, аңа тикшерүче шалтыраткан һәм кызының кулга алынганын әйткән, аңа изоляторга әйберләр китерергә тәкъдим иткән. Колесникова тоткарланганнан соң Координация шурасы президиумына кергән җиде кешенең бары берсе – Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич кына иректә кала. Калган әгъзалары тоткарланган яисә мәҗбүриләп чит илгә чыгарып җибәрелгән.

Аннан алда Минскида Колесникованың фатирында тентү узган дип хәбәр итә Еврорадио. Гади киемнәрдән һәм башларына балаклавалар кигән хокук саклау оешмалары хезмәткрләре фатир ишеге янына килергә бирмәгәннәр. Алар “тикшерү гамәлләре алып барыла” дип аңлаткан.

Ике көн элек Мария Колесникова һәм аның көрәштәшләре Иван Кравцов һәм Антон Роднянков урлап алып кителгән иде. Беларус хакимияте аларны Украинага алып чыгарга булган. Кравцов һәм Роднянков хәзер Киевта. Алар сөйләгәнчә, Колесникова ил чиген узганда паспортын ертып аткан.

Светлана Алексиевич Русия зыялыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Анда ул русияләрне Беларуста булып яткан хәлләргә битараф булмаска, Беларус хакимиятен активрак хөкем итеп чыгарга чакырды. “Нигә дәшмисез? Рухи ярдәм күрсәтүче авазларны сирәк ишетәбез. Без әле һаман да сезнең туганнар” дип язып чыкты Алексиевич Беларус ПЭН үзәге сайтында.

Белдерүендә ул Координация шурасы президиумында фикердәшләреннән берәү дә калмаганын ассызыклаган. “Барысы да йә төрмәдә, йә чит илгә чыгарып ташланган. Бүген соңгы кеше итеп Максим Знакны алдылар” дигән Алексиевич.
Ул Беларус хакимиятенең Координация шурасы дәүләт түнтәрелеше оештырырга теләгән дигән сүзләрен кире какты. “Без илебез җәмгыятенең икегә аерылуын теләмәдек. Без җәмгыятьтә диалог башлануын теләдек” диелә мөрәҗәгатьтә. Лукашенка урам белән сөйләшергә теләми, ә урам ул йөзләгән мең кеше дип искәртә язучы.

Элегрәк Светлана Алексиевич Минскида тикшерү комитетына сорау алуга чакрылыган иде. Бүген аның Минскидагы фатирына куәт оешмалары вәкилләре килгән.

XS
SM
MD
LG