Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле дә удмурт теле хәленә кала ала"


Альберт Разин
Альберт Разин

Бер ел элек 10 сентябрь Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин үзенә ут төртте. Аны коткара алмадылар, ул шул ук көнне хастаханәдә җан бирде. Азатлык бер ел узгач бу хәлнең телләргә карата мөнәсәбәткә ничек тәэсир иткәнен сорашты.

Бер ел элек 10 сентябрь Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин үзенә ут төртте. Аны коткара алмадылар, ул шул ук көнне хастаханәдә җан бирде. Разинның үзенә ут төртүе чарасызлыктан иде, үлеме алдыннан язып калдырылган хатыннан ул шул рәвешле удмурт теленең авыр хәленә игътибар җәлеп итәргә теләгәне ачыкланды.

Альберт Разинны искә алу туган ягында бер атна алдан ук башланды, бу – удмуртларның гадәте. Туган авылында мәрхүмгә һәйкәл урнаштыру тәкъдиме әйтелде. Аны ясау, урнаштыру мөһим дип белдерде Удмуртиянең җәмәгать эшлеклеләре. Әмма Разин гомере буена көрәшкән эш тә – удмурт теленең саклану мәсьәләсе дә актуаль. Тел активистлары Альберт Разин удмурт теле өчен генә үзен яндырып үтерде дип уйлау хата дигән фикердә, ул Русиядәге барлык урыс булмаган телләрнең проблемына хакимиятнең, җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә теләде дип әйтә.

Бер ел эчендә Русиядә тел мәсьәләсенә карата мөнәсәбәт кайсы якка үзгәрде? Альберт Разинның үлеме җәмгыятькә ничек тәэсир итте? Галимнең мондый куркыныч адымга баруы үзен аклыймы? Азатлык тел активистлары, җәмәгать эшлеклеләренең фикерләрен сорашты.

"Альберт Разин милли телләр проблемына зур игътибар җәлеп итте"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:59 0:00

СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков фикеренчә, Разин куркыныч гамәл кылды, әмма аның бу адымы күпләрне сискендәреп җибәрде. Хакимият битараф калуын дәвам итсә, татар теле дә удмурт теле хәленә калырга мөмкин.

Павел Шмаков
Павел Шмаков

— Альберт Разин – танылган галим, 90нчы еллар башыннан ук лаборатория оештырып удмурт теленең торышын өйрәнде. Әмма еллар узу белән аның хезмәткәрләрен кыскартканнар, ул хакимиятнең туган, дәүләт теленә карата мөнәсәбәт начарлана булуын күргән. Ул чаң суккан, соңгы елларда йөзәрләгән хат язган. Әмма бушлыкка язган кебек килеп чыккан. Ул бит удмуртларның диннәре, гореф-гадәтләре, мәдәниятенең үлеп баруын һәм моны булдырмас өчен хакимиятнең бармакка бармак сукмагын күреп ачынып яшәгән. Аны да ишетмәделәр, татарларның Наил Нәбиуллинны да, Разил Вәлиев белән Ркаил Зәйдулланы да ишетмиләр.

Ркаил Татарстан парламентында берүзе диярлек татар теле проблемын күтәрә, ә анда татарча белүчеләр дә юк. Татарлар күпчелек, әмма тел темасында ләм-мим. Татарлар дәррәү бу теманы күтәрмәсә, мәсьәлә урыныннан кузгалмаячак. Мин Илсур Метшин белән дә, Рөстәм Миңнеханов белән дә бу хакта әйткәнем булды, алар белә, ишетә дип уйлыйм. Әмма Русиядә вазгыять шундый: кешеләр тел мәсьәләсен күтәрергә курка. Беларуста халык тыныч юл белән хокукларын яклый, миңа бу юл якынрак. Разин куркыныч гамәл кылды. Бу дөрес юл түгел. Әнә, Beatles җырлары белән инглиз телен ничек популярлаштырды. Безгә дә төшенкелеккә бирелергә ярамый, бер уңышсызлыкка тарыйсың, ике чигенәсең, өченчедә берни килеп чыкмый дип ярсыйсың, әмма идеягә таба алга барырга кирәк. Исән булып, көрәшү мөһим. Мин белем бирү, мәктәп аша тел өчен көрәшәм.

Оят булмаслык итеп, хакыйкатькә таянып яшәү мөһим. Менә телләрне мәктәпләрдән куып чыгарган прокуратура хезмәткәрләре ничек яши? Аларга оят булмаса, аларның балалары әтиләре, бабалары гамәлләре өчен гафу үтенер. НКВДчыларның гамәлләре өчен оныклары гафу үтенгән кебек... Бүгенге прокурорларның оныклары да татар, удмурт телләрен кысрыклап чыгарганга кызарачак. Татар теле үлмәс, татарларның саны күп, әмма удмурт, мари, коми һәм башка халыкларның телләре үлә. Якын киләчәктә милли сәясәт үзгәрмәс, милли хәрәкәт чаң сукканны ишетми, әмма яңа буын киләчәк, аларның телләргә карата мөнәсәбәте җылырак булачак.

Камал театры артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров Альберт Разинны исәргә чыгырырга тырыштылар һәм шулай уйлау дәвам итә ди. Разин Русиядә милли сәясәт үзгәрер дип теләде, әмма хакимият моңа күз йома диде ул.

Әзһәр Шакиров
Әзһәр Шакиров

— 1958 елда Мәскәүдә укып йөргәндә Кызыл мәйданда кырымтатар протест йөзеннән үзенә ут төртте. Гаделлек эзләп шушы адымга барды ул. Шул вакыттагы бу коточкыч хәл тагын кабатланды. Заман үзгәрмәдеме? Хакыйкать бармы? Гел шушы вакыйга искә төшә иде һәм Альберт Разин бу адымга барды. Ишеттем һәм тетрәндем. Ни өчен бу илдә кеше үзен яндырып үтерә? Моның мәгънәсе бармы? Нәрсә үзгәрде соң? Разинның фаҗигасен ишетеп кешеләр ризасызлык белдереп урамнарга чыктымы? Аның турында тапшырулар ясалдымы? Урыс телевидениесе күрсәттеме, бу кеше безнең хакка мондый корбанга барды дип аңлаттымы? Юк бит. Үлгән көнендә урам исәре дип яздылар.

Разин гомере буена удмурт халкы өчен яшәде, аның кем икәнен исбатларга тырышты. Гомер буена тырышып та кайтаваз ишетмәгәч, соңгы чиккә җиткерелде. Тыңламыдылар, ишетмәделәр. Мәрхүмнең бу адымын аңлаучы булмады җәмгыятьтә дә, хакимияттә дә. Бу илдә үзеңне яндырып үзгәрешләргә ирешеп булмый. Әмма мин булмасам, кем дип барган бу адымга. Без бар әле дип исбатларга тырышкан ул. Удмурт теле яңадан күтәрелергә тиеш дигән уй белән ясаган бу адымны. Аңа да, удмурт халкына карата ихтирамым артты.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Наил Нәбиуллин Русиядә шәхсият кадере булмаганга күрә кешеләр соңгы чиккә җиткерелә һәм фаҗигаләр кабатлана, дигән фикердә.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

— Альберт Разинның каһарманнарча фаҗигале үлеме тетрәндерде. Авыр хисләр тудырды. Үзгәрешләр булмады түгел, булды. Кешеләр кимендә кечкенә, әмма горур удмурт милләте бар икәнен ишетте. Разин үлеме белән удмурт мәдәнияте, теленә карата кызыксыну уятты. Казанда да удмурт теле курсларына йөри башладылар. Татарстанда яшәүче удмуртлар да үз телләренә башкача карый башлады. Чөнки бу вакыйга тетрәндерде. Бу хакта аш бүлмәсендә дә, дәүләт оешмаларында да сөйләшенде. Ни өчен ул үзен яндырды, татарга да бу кагыламы дип фикерләштеләр. Мәрхүм Роберт Миңнуллин да бу удмурт теле яна, бу Русиядәге кече милләтләр теле яна дип язган иде.

Хакимият тулы көчкә телне якларга әзер түгел, кечкенә адымнар ясала, әмма җитеп бетми. Альберт Разинның үлеме юкка булмады, әйткәнемчә, тел мәсьәләсенә игътибарны җәлеп итте. Ул чарасызлыктан бу адымга барды, аны гаепләргә дә, бәяләргә дә хакыбыз юк. Бу аның көрәш юлы. Кызганычка, тел активистларын ишетмиләр. Русиядә кеше кадере юк. Разинның сүзләренә кешечә игътибар булса, аны аңласалар, хәленә керсәләр, бәлки, бу коточкыч вакыйга да булмас иде. Кеше гомере мөһим, аны соңгы чиккә җиткермәү мөһим.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина удмурт теле хәленә татар теле дә калырга мөмкин дип борчыла. Хакимият бүген урыс булмаган халыкларның тел мәсьәләсен күрмәмешкә салышса да, кайчандыр булса халык бәреп чыгачагына ышына ул.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Галим Альберт Разин бу коточкыч фаҗигале адымга ни өчен барганын алдан ук матбугатта аңлатып калдырды. Аның фаҗигаи батырлыгын кабатлап булмый, бөтен кеше дә мәрхүм кебек көчле рухлы була алмый. Теле, удмурт халкы өчен шушы корбанга барды. Шушы корбанны күрмичә, сиздермичә үткәрергә телиләр. Бу мөмкин түгел, без аны оныттырмыйбыз. Узган елны аның кырыгына бардык, янган урынына чәчәчәкләр салдык. Парламенттан хет бер кеше чыкса иде... Быел да еллыгына бардык, аның якташлары моңлы күз карашлары белән каршы алдылар. Авыл халкы аның истәлегенә милли киемнән иде, яшьле төер иде күңелләрендә. Удмурт телен аңлый башладым, тагын бер елдан сөйләшә башлармын дигән сүзләргә шулкадәр куандылар, шулкадәр рәхмәтле иделәр. Алар туган телләрендә аларны аңлауларын, телләрен ихтирам итүләрен тели. Бөтен милләт тә шулай тели.

Дөрес, күрмәмешкә салыша хакимият, әмма су үз юлын таба. Хакыйкать энә кебек тишеп чыга ул. Бүген удмурт теле янды, әмма без дә удмурт хәлендә калырга мөмкинбез. Бу - безгә кисәтү. Удмурт, чуаш, башкорт, татар һәм башка кече телләрне бары тик милли мәгариф кенә коткара ала. Бары тик балалар бакчасы, мәктәп, университет кына телләребезгә, милләтләргә тулы канлы тормыш белән яшәргә нигез бирәчәк.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG