Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Разинны Русиядә милләтләрне яклаучы буларак беркайчан да онытмаячаклар"


Анкарада Альберт Разинны искә алу митингы

Дөньяның төрле шәһәрләрендә удмурт галиме, удмурт телен яклап үзен яндырган Альберт Разинны искә алдылар.

19 октябрь Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләре удмурт милли каһарманы Альберт Разин истәлегенә багышлап Ижауда уздырылган чараларда катнашты. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев әйтүенчә, алар "Удмурт Кенеш" мили оешмасы активистлары белән берлектә Разин эшләгән Галимнәр йортында булган. Моннан тыш, парламент бинасы янында Разин үз-үзен яндырган урынга чәчәкләр салган.

Удмуртларның югары рухание резиденциясе – "Мумы Дор" утарында искә алу ашы оештырылган. Анда Фәрит Зәкиев удмурт халкына ТИҮ мөрәҗәгатен җиткергән һәм Ижауда Альберт Разинга һәйкәл кую өчен Казанда инициатив төркем булдырылуын әйткән.

Ижауда Альберт Разинны искә алу чарасында катнашучылар
Ижауда Альберт Разинны искә алу чарасында катнашучылар

"Бу эштә удмурт дусларыбыз белән хезмәттәшлек итү турында килештек", диде Зәкиев.

ТИҮ президиумы әгъзасы Радик Зинанов 10 сентябрьне (Разин үлгән көнне) Русия халыклары телләрен, мәгарифен һәм мәдәниятен яклау көне дип игълан итү тәкъдиме белән чыккан. Ул шулай ук 12 октябрьдә – Хәтер көнендә Казандагы урамнарның берсенә Альберт Разин исемен бирү өчен эш башлау турында карарга киленүен сөйләгән.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Удмурт активистлары да Ижау урамнарының берсенә Разин исемен бирдертү өчен көрәшәчәкләрен белдергән. "Алар Альберт Разинның нинди якты кеше, үз милләте һәм халкы өчен аяусыз көрәшүче булуы турында сөйләделәр. Аны мондый кискен адымга парламент һәм хөкүмәтнең тел үлеме, халык үлеме турында ишетергә теләмәүләре һәм парламентта чыгыш ясарга рөхсәт бирмәүләре этәрде дигән фикер яңгырады. Алар удмурт теленең юкка чыгу хәлендә булуы турында сөйләделәр. Шулай ук хөкүмәттә удмурт милләте вәкилләренең аз булуын, парламентта да азчылыкны тәшкил итүен әйттеләр", диде Зәкиев.

19 октябрь Төркиянең Анкара шәһәрендәге Габдулла Тукай бюсты янында да Альберт Разинны искә алу чарасы узды. Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, башта җиде кешелек төркем шәһәр җитәкчелегенә чара уздыру рөхсәтен сорап гариза биргән.

"Монда шундый тәртип, башта чара уздыруга гариза бирү тиешле. Анда ким дигәндә җиде кешенең имзасы куелган булуы шарт. Өч Казан татары, өч кырымтатар һәм бер себертатар имзалады", диде ул Азатлыкка.

Анкарада Альберт Разинны искә алу митингы
Анкарада Альберт Разинны искә алу митингы

Чарага 30лап кеше килгән һәм иң башта Разинны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.

"Татарстан, Башкортстан, Кырым, Удмуртия, Төркия, Идел-Урал байраклары бар иде. Алтын урда дәүләтенең оныклары җыелды", диде Роза Корбан.

Беренче булып чыгыш ясаган Кырымтатар милли мәҗлесенең генераль секретаре, адвокат Намык Кемал Баяр бүген Русиядә урыс булмаган милләтләргә каршы алып барылган мәдәният геноцидына ризасызлык белдерер өчен җыелдык дип әйткән. Русиядә идарәгә Владимир Путин килгәч милли мәктәпләр, милли телләр кысыла башлануын сөйләгән. "Разинны Русиядә милләтләрне яклаучы буларак беркайчан да онытмаячаклар", дигән.

Роза Корбан сүзләренчә, Разинны искә алу өчен Тукай бюсты янына җыелу бик тә урынлы, чөнки Тукайның туган телгә багышланган күп кенә шигырьләре бар, ә "И, туган тел" шигыре – чит илдәге татарларның маршы.

Роза Корбан
Роза Корбан

"10 сентябрь көнне Разин фамилиясе тарихта икенче тапкыр ишетелде. Степан Разин артыннан меңнәр ияргән булса, Альберт Разин исә миллионнарны тирән йокысыннан уятты. Бу протест Альберт Разинның үлеме белән тәмамланды. Әлбәттә мондый интихарларны әйбәт дип бәяли алмыйбыз, шулай да, ул миллионнарны уятуга китерде. Ул туган телнең бетүенә каршы чыкты. Туган тел бетү ул – бер милләтнең юк булуы, бу – бер геноид", дип чыгыш ясаган Роза Корбан.

Ул Сталин башлаган урыслаштыру сәясәтенең дәвам итүе турында Разин сүзләрен дә китергән: "Дәүләт оешмаларында удмурт теле кирәксез булып калды. Коточкыч вазгыять: удмуртның өчтән бер өлеше генә туган телен белә, алары да – өлкән буын кешеләре, балалар урыс булып үсә. Бу – гап-гади удмуртофобия күренеше" дип әйтте Разин".

Роза Корбан сүзләренчә, Альберт Разин туган теле, милләте өчен үзен фида иткән һәм аның исемен яшәтү, аның башлаган көрәшен дәвам итү – һәркемнең бурычы.

Азакта Роза Корбан Роберт Миңнуллинның "Удмурт яна" шигырен татарча, ә Лилия Сабыр аның төрекчәгә тәрҗемәсен укыган.

Себертатар Мостафа Гүлтәкин Разинның үз-үзен яндыруын каһарманлык дип атаган.

Чара күмәкләшеп "И, туган тел" җырын җырлау белән тәмамланган.

Будапештта Альберт Разинны искә алу кичәсе
Будапештта Альберт Разинны искә алу кичәсе

Маҗарстан башкаласы Будапештта Альберт Разинны искә алу кичәсе Ётвеш Лоранд исемендәге университетның фин-угырларны өйрәнү кафедрасында узган. Анда удмурт галиме турында хатирәләрен сөйләгән Эрика Асталош аның белән шәхсән таныш булган, элек Удмурт дәүләт университетында маҗар телен укыткан. Искә алу кичәсе Альберт Разинның үзен яндыруына Удмуртиядәге һәм Русиядәге реакция, удмурт теленең һәм Русиядә урыс булмаган башка халыкларның телләренең хәле һәм киләчәге турында түгәрәк өстәл сөйләшүенә әверелгән.

Кичәне тәмамлаганда галимне бер минут тынлык белән искә алганнар һәм удмурт халык җырын җырлаганнар:

"Из но, му но пилиське но, адямилы чидано".
"Таш та, җир дә ярыла, әмма кеше чыдарга тиеш".

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртеп яндырды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG