Accessibility links

Der Spiegel: Навальный аңына килгән һәм агулануга кадәр булган хәлләрне исенә төшергән


Алексей Навальныйны Омски хастаханәсенә китерү вакыты
Алексей Навальныйны Омски хастаханәсенә китерү вакыты

Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш медиада чыккан бу хәбәрдә төгәлсезлекләр күп дип белдерә.

Германиянең Шарите хастаханәсендә дәваланучы Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальный медицина комасыннан чыгарылганнан соң тулысынча аңына килгән дип хәбәр итә The Insider, Bellingcat, Der Spiegel басмалары чыганакларга таянып. Навальный агулануга кадәр булган вакыйгаларның барысын да исенә төшергән, Томскидан Мәскәүгә баручы очкычта бәдрәфтә каты авыртудан аңын җуйганга кадәр ниләр булганын да хәтерләгән диелә.

Навальный янына кешеләр кертә башлаганнар, моңа кадәр бу табибларга һәм аның хатынына гына рөхсәт ителә иде. Ләкин авыру янына керер өчен өч кат сак аша узарга туры килә диелә. Сәясмәннең сүзчесе Кира Ярмыш медиада чыккан бу хәбәрләрдә төгәлсезлекләр күп дип белдерде.

Der Spiegel чыганаклары Шарите клиникасында сак көчәйтелгән дип әйткән. Навальныйның хәтере кире кайтканнан соң ул тагын да куркынычрак хәлдә кала диелгән. Германия махсус хезмәтләре физик һөҗүмнәр генә түгел, ялган мәгълүмат дулкыны, шул исәптән Шарите хастаханәсенә яла ягулар да булырга мөмкин дип саный.

Табиблар Навальныйның организмы ким дигәндә 90 процентка сәламәтләнер дип көтә, ә психология ягыннан ул тулысынча сәламәт дип белдерә. Белгечләр шулай ук сәясмәннең гомерен пилотларның очкычны тиз арада җиргә утыртуы һәм агуга каршы дару антропин һава аланыннан авыруны алып киткән ашыгыч ярдәм машинасында ук кадалган булуы коткарган дип искәртә.

20 августта Навальный агулану билгеләре белән Омскида хастаханәгә эләкте. Ике көннән аны дәваланырга Германиягә җибәрделәр. 24 августта Германия хөкүмәте Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугышта куллланыла торган агулау матдәсе эзләре табылганын белдерде.

Кремль Навальныйның агулануын кире кага. Омски хастаханәсе табиблары сәясмәннең хәле кинәт начараюына матдәләр алмашы бозылуы сәбәп булган дип белдерделәр.

Аннан алда Die Zeit газеты аноним чыганакларга таянып Навальныйны агулаган матдә махсус хезмәтләр лабораторияләрендә генә эшләп чыгарыла ала, шуңа күрә агулауны оештыручы бары ФСБ гына була ала дип язып чыкты.

Агу сәясмәннең чәй касәсенә сиптерелгән булырга мөмкин диелә. Соңрак агу эзләре Навальный су эчкән шешәдә һәм аның кулларында табылганы әйтелә. Сәясмән очкычта ук үләргә тиеш булган, бары бәхетле очрак - пилотларның вакытында Омскига төшеп утыруы һәм Омски табибларының агуга каршы антропин кадавы аркасында гына ул исән калган дигән нәтиҗә ясый журналистлар.

XS
SM
MD
LG