Accessibility links

Кайнар хәбәр

Microsoft: Русия, Кытай һәм Ираннан хакерлар АКШтагы сайлауларга тыкшынырга омтыла


Русия белән бәйле дип саналган Strontium төркеме хакерлары 200 дән артык оешманың саклану системы аша үтеп керергә омтылган диелә.

Microsoft ширкәте 2016 елда Демократлар фиркасе серверларын җимерүгә кагылышы булган хакерлар быел да сайлауларга тыкшынырга тырыша дип белдерде. Русия, Иран һәм Кытай белән бәйле хакерлар АКШта булачак президент сайлауга кагылышы булган кешеләр һәм төркемнәр артыннан күзәтә дип саный ширкәт вәкилләре. Аларның күз уңында ике төп фирка намзәтләре – АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп һәм демократ Джо Байден диелә. Бу турыда BBC яза.

Microsoft Русия белән бәйле Strontium төркеменә керүче хакерлар 200дән артык оешманың саклану системын җимерергә маташкан дип белдерә. "Алар күзләү хезмәтләренә мәгълүмат җыярга ярдәм итү өчен яисә зыян салучы операцияләрдә файдалану өчен кулланучыларның хисап язуларын урларга тырыша дип фаразлана" дигән Microsoft-ның иминлек һәм клиентлар ышанычы өчен җавап бирүче вице-президенты Том Бёрт.

Кытай хакерларын Джо Байдена тирәсендәге кешеләр кызыксындыра, Иран хакерлары Дональд Трамп белән бәйле кешеләрнең компьютерларына һөҗүм итә дигән Берт.

Шул ук вакытта тавыш бирү системнарына кагылышы булган оешмаларга һөҗүм ясалганы юк дигән экспертлар.

Reuters агентлыгы чыганакларына таянып Русия белән бәйле дип фаразланган хакерларның Америкадагы SKDKnickerbocker консалтинг ширкәтенә һөҗүм ясаганын язды. Бу шикрәт белән Демократлар фиркасеннән президент вазифасына намзәт Джо Байден хезмәттәшлек итә. Һөҗүм буласы турында ширкәтне Microsoft белгечләре кисәткән диелә.

Мәскәү бүтән илләрдә сайлауларга катышуын һәрвакыт катгый кире кагып килде. Шулай ук ул 2016 елда Дональд Трамп штабы белән үзара килешеп гамәл кылганын да танымый.

XS
SM
MD
LG