Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида "хатын-кызлар" маршында дистәләрчә кеше тоткарланган


"Хатын-кызлар" маршы
"Хатын-кызлар" маршы

Урам чарасында 10 меңләп кеше катнашты.

12 сентябрь көнне Минскида президент Александр Лукашенкога каршы "хатын-кызлар" маршы оештырылды. Чарада катнашкан берничә дистә кеше тоткарланган.

Тоткарлауларның күпчелеге шәһәрнең Ирек мәйданында булды, анда меңгә якын кеше җыелган. Тоткарлаулар кырыс булган, дип яза медиа чаралары. Милициядән тыш, тоткарлауда билгесез кешеләр дә катнашкан.

Милиция протестчыларны Ирек мәйданыннан кысып чыгарганнан соң, протест белдерүчеләр Җиңүчеләр проспектына юл тоткан. Төрле урыннан агылган колонналар берләшеп, чарада гомум катнашучылар саны 10 меңгә җиткән. Шуннан соң протестта катнашучылар таралышкан.

Минскида "хатын-кызлар" маршы өченче тапкыр узды. Ул шимбә көннәрендә уза, чарада күбесенчә хатын-кызлар катнаша. Моңарчы хатын-кызлар протестында катнашучыларны тоткарлау булмаган иде.

Беларуста Александр Лукашенкога каршы протест чаралары 9 августта президент сайлавыннан соң башланды. Протестта катнашучылар сайлауда күпсанлы хәрәмләшүләр булган дип белдерә.

XS
SM
MD
LG