Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әллүки" спектакле “Алтын битлек” театр премиясе кысаларында Мәскәүдә күрсәтелә


"Әллүки" спектакленең Казандагы премьерасы
"Әллүки" спектакленең Казандагы премьерасы

“Алтын битлек – 2020” бәйгесендә режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле берьюлы өч номинациядә катнаша

13 сентябрь көнне Мәскәүнең "1812 елгы ватан сугышы" музеенда Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле күрсәтелә. Ул “Алтын битлек” илкүләм театр премиясе кысаларында, көнгә ике тапкыр – көндезге өчтә һәм кичке сигездә күрсәтелә. Бу турыда Азатлыкка “Әллүки”нең композиторы Эльмир Низамов сөйләде.

"Әллүки" спектакле Мәскәүдә 4 апрель көнне күрсәтелергә тиеш иде, әмма коронавирус сәбәпле узмый калды. “Алтын битлек” бүләген тапшыру тантанасы да билгесез вакытка кичектерелде. Ул 30 октябрьдә узар дип фаразлана.

“Алтын битлек – 2020” бәйгесендә режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле берьюлы өч номинациядә катнаша. Спектакль үзе "Опера спектакле" номинациясендә сайлап алынган. Моннан тыш, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Эльмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва итә.

"Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм телсез-чукраклар укый.

Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару башлангач, режиссер Туфан Имаметдинов Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән иде.

"Премьераның икенче көнендә үк диярлек "Алтын битлек" экспертлары безгә үзләре чыкты. Спектакльне карарга теләкләрен белдерделәр", дип сөйләгән иде Имаметдинов.

Узган елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

XS
SM
MD
LG