Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә мөфти белән имамнар арасындагы низаг хәл ителде


Алда Фәрит Шаһиев, аның артында Рафаил Сафин

Мари Иле диния нәзарәте белән Мочалище һәм Красногорски бистәләре мәчетләре арасында бер елдан артык барган низаг мәхкәмәгә бер көн кала якларның килешүе белән хәл ителде. Республика мөфтие Фәнүс Сәлимгәрәев Мочалище һәм Красногорски имамнары Рафаил һәм Фәрит хәзрәтләрдән аларга яла яккан өчен гафу үтенгән, мәчет имамнары моңа җавап итеп 15 сентябрь мәхкәмә утырышында шикаять гаризаларын кире алды. Мәхкәмә эше туктатылган.

Узган елның декабрендә Мари Иле республикасының Диния нәзарәте Звениговский районы мәчетенең ике имамы Рафаил Сафин (Мочалище бистәсе) һәм Фәрит Шаһиевны (Красногорски бистәсе) вазифаларынан алу турында карар чыгарды.

Имамнар моның белән килешмәде. Мәчет уставлары нигезендә имамнарны бары тик мәхәллә кешеләре генә вазифадан ала ала дип мөфтинең бу карарына каршы чыкты.

Мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев имамнарның бу каршылыгына җавап итеп 2020 елның февралендә ВГТРК "Мари Иле" телеканалы аша аларны "Сөләйманчылар" сектасы тарафдарлары булуда гаепләп бер тапшыру чыгарды.

Шаһиев һәм Сафин әлеге гаепләүдән соң адвокат Руслан Нәгыев ярдәме белән мөфтине һәм тагын берничә кешене, шулай ук "Марий Эл" каналы журналистларын "яла ягу" маддәсе нигезендә тикшерүне сорап, хокук саклау оешмаларына мөрәҗәгать итте.

Апрель аенда аларның мөрәҗәгатьләренә эчке эшләр министрлыгыннан журналистлар һәм мөфти Сәлимгәрәев гамәлләрендә җинаять билгеләре күренә дигән җавап килде.

Адвокат Нәгыев Сәлимгәрәевнең чыгышын һәм журналистларның сюжетын экспертизада тикшертеп, аларга каршы җинаять эше ачтыруга иреште.

15 сентябрь мәхкәмәнең утырышына бер көн кала республика башлыгы Александр Евстифеев тарафларны Йошкар-Олага чакырып алган.

Башлык якларны очраштырып, мөфти Фәнүс Сәлимгәрәевне имамнардан гафу үтенергә, ә имамнарны мәхкәмәдән шикаять гаризасын алырга күндергән.

Азатлык шушы очрашуда катнашкан Мари Иленең Красногорски бистәсендәге мәчет имамы Фәрит Шаһиев белән сөйләште.

Фәрит Шаһиев
Фәрит Шаһиев

Фәрит хәзрәт, сез һәм Рафаил хәзрәт белән Мари Иле мөфтие Фәнүс Сәлимгәрәев арасында бер елдан артык барган низагка нокта куелды кебек, шушы хәлгә аңлатма бирегез әле.

— Быелның августында без Мочалище бистәсе һәм Красногорски бистәсеннән ике мәчет мәхәлләсе буларак Мари Иле диния нәзарәтеннән чыгып, мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөселманнары диния нәзарәтенә күчтек.

Без аңарчы "Мари Эл" дәүләт телерадиоширкәте хезмәткәрләрен һәм Мари Иле мөфтие Фәнүс Сәлимгәрәевне безгә нахак яла ягуда гаепләп, мәхкәмәгә биргән идек.

Безнең эшне караучы мәхкәмәнең 15 сентябрь беренче утырышы булырга тиеш иде. Бүген безне Мари Иле башлыгы Йошкар-Олага үзенә чакырып алды.

Анда кемнәр катнашты?

— Мин, Рафаил хәзрәт, Мари Иле башлыгы Евстифеев, республиканың вице-премьеры Васютин, башлык киңәшчесе Кирдишкин, безнең җирлектән депутат Кальянов. Аннан Мари Иле мөфтие Сәлимгәрәев тә килде.

Ниләр сөйләштегез?

— Башлык бездән вакыйганы аңлатып бирүне сорады. Без ниләр булганын сөйләп бирдек. Телевидениедә безгә карата яла яккан сюжет чыгуын әйттек. Ул безне тыңлап бетергәч, мин сезне аңлыйм, гаделлек булырга тиеш диде. Бу процесны ничек тә уңай итеп тәмамлыйсым килә диде.

Башлык сезгә нәрсә тәкъдим итте?

— Шул утырышта ул Фәнүс Сәлимгәрәев сездән гафу үтенсен диде. Һәм аның бу гафу үтенүе протоколда язмача теркәлсен диде. Равил Гайнетдин мөфтиятенә күчүегезне беләм, моннан бернинди дә начарлык күрмим, алга таба бергәләп дус булып эшләвегезне телим диде. Гафу үтенүдән соң иртәгә булачак мәхкәмә утырышында шикаять гаризасын алырга тәкъдим итте.

Килештегезме соң Мари Иле башлыгының бу тәкъдиме белән?

— Принципта әйе, килештек.

Сәлимгәрәев гафу үтендеме?

— Әйе, Мари Иле башлыгы һәм башкалар каршында Фәнүс Сәлимгәрәев бездән гафу үтенде. Аның гафу үтенүен кабул иттек. Мәхкәмәдән гаризабызны алачагыбызны әйттек.

Аңардан гафу үтенү булыр дип уйлаган идегезме?

— Юк. Мин безне тагын да ныграк кысарлар дип уйлаган идем. Вазгыятьнең шулай үзгәрүенә бераз аптырап та калдым.

Үзегез шушындый гафу үтенүдән һәм низагның шушылай тәмамлануыннан канәгать калдыгызмы?

— Әйе, уңай нәтиҗә булды дип уйлыйм. Сәлимгәрәев үз гаебен чын күңелдән таныдымы, белмим, ансын Аллаһ белә. Әмма безнең алда гафу үтенүен әйтте.

Рафаил Сафин
Рафаил Сафин

Без шунда ук бу гафу үтенүне язма рәвештә протоколга теркәп аны җәмәгатьчелеккә күрсәтәчәгебезне әйттек. Мари Иле башлыгы мондый гафу үтенүнең ачык булуын, протоколның сер булмавын, җәмәгатьчелекнең моны белү хокукының булуын җиткерде.

Сәлимгәрәев белән кул кысыштыгызмы соң?

— Юк. Башлык белән кысыштык. Ә аның белән ничектер туры килмәде. Шунда мин Сәлимгәрәевкә безнең мәчетләребез сезнең өчен һәрвакыт ачык, килегез, намаз укыгыз дидем. Чыннан да, безнең мәчетләр һәркем өчен ачык.

Гафу үтенү булгач, сез хәзер Мари Иле Диния нәзәратенә кайтасызмы, әллә инде Русия мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләүне дәвам итәчәксезме?

— Русия мөселманнары Диния нәзарәтендә калабыз. Мәскәүдән нәзарәт вәкиле Наил Шакиров килеп китте. Күрештек, сөйләштек.

Рафаил хәзрәт тә, сез дә моннан ары үз мәчетләрегездә имам булып каласызмы?

— Әйе, әлбәттә. Яңа диния нәзарәтеннән указларны, документларны безнең кулга тапшырдылар. Китаплар да китерделәр. Уставны бирделәр, безне ул тулысынча канәгатьләндерә. Имамны вазифага билгеләү һәм аны вазифасыннан алу тулысынча мәхәллә карамагында дигән маддә бар. Без менә шуны үзебез тәкъдим иткән идек. Башка маддәләр дә безнең эшебезгә комачауламый. Иң мөһиме, яңа диния нәзарәте безнең эшебезгә аяк чалмый.

— ​Сәлимгәрәевкә карата башка таләпләрегез калдымы?

— Юк. Без алга таба дусларча мөнәсәбәттә калырга дип килештек.

Сезнең турында секта вәкилләре, террорчылар дип сюжет төшергән ВГТРК "Мари Эл" телекомпаниясе журналистлары сездән гафу үтендеме?

— Юк. Безнең өчен Фәнүс Сәлимгәрәевнең гафу үтенүе мөһим иде. Безгә шул җиткән. Алга таба без тыныч кына үз эшебезне алып барырга телибез.

Фәрит Шаһиев һәм Рафаил Сафинның адвокаты Руслан Нәгыев яклар арасындагы килешү вакыйгасын Азатлыкка үзенчә бәяләде. Бер яктан яла ягучының минем яклаучыларымнан гафу үтенүе яхшы, әмма икенче яктан без җавапка тартырга теләгән кешеләр җәзасыз калды, ди ул.

Руслан Нәгыев
Руслан Нәгыев

Нәгыев сүзләренчә, Шаһиев һәм Сафинның адвокаты буларак алар быелның февраленнән бирле тикшерү комитетына, прокуратурага, эчке эшләр министрлыгына "яла ягу", "дини дошманлык тудыру" маддәләре нигезендә җинаять эшен кузгатуны таләп итеп, күп санда гаризалар язганнар. Каршы як имамнарны бик җидди гаепләр тагып гаепләде, ди адвокат.

"ВГТРК "Мари Эл" телеканалында чыккан сюжетта хәзрәтләрне экстремистлар дип күрсәттеләр. Гади халыкта әлбәттә аларга карата начар фикер туа. Кеше федераль телеканал сюжетына ышана бит инде. Ә чынбарлыкта сюжетта күрсәтелгәннәрнең дөрес булмавы аңлашылды. Берсе дә расланмады.

Безнең яктан күп кенә эш башкарылды. Шул исәптән лингвистик экспертиза үткәрелде. Сюжетның Фәрит һәм Рафаил хәзрәтләрнең намусларына тап төшерү өчен яла ягу максатлы эшләнүе ачыкланды. Без “нахакка яла ягу” маддәсе буенча мәхкәмәдә дәгъва ачтык. 15 сентябрь Йошкар-Ола шәһәр мәхкәмәсендә беренче утырыш булырга тиеш иде. 14 сентябрь башлык якларны тиз генә очраштырып, килештереп куйды", диде Нәгыев.

Адвокат якларның килешүеннән өлешчә канәгать булуын, әмма кулыннан килсә, бу эшне мәхкәмә карарын чыгаруга кадәр җиткерергә теләвен, тик үзе яклаган имамнарның карары белән ризалашырга тиеш булуын әйтте.

Мөфти гафу үтенде, ә журналистлар җәзадан котылды

"Мөфти Фәнүс Сәлимгәрәев башлык, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар карап торганда имамнардан гафу үтенде. Әмма монда бит бары тик мөфти генә гафу үтенгән. Аннан тыш нахак сюжетны әзерләгән журналистлар да бар бит әле. Нигә аларны да гафу үтендермәскә.

Без мәхкәмәгә биргән шикаять гаризасында телеканал журналистларының махсус сюжет төшереп, шушы ук каналда гафу үтенүен сораган идек. Монда журналистлар да җәза алырга тиеш иде.

Әмма мин адвокат буларак үзем яклаган кешеләрнең теләкләренә каршы килә алмыйм, алар бу эшне шушында туктатырга телиләр икән, мин аларны тыңларга мәҗбүрмен. Яклаучыларым мөфтинең гафу үтенүеннән канәгать калган" диде ул.

Адвокат Нәгыев фикеренчә, Мари Иле башлыгы мәхкәмәнең ике имамны яклаган карар чыгарырга мөмкинлеген аңлаганга күрә, тизрәк ике якны үзендә очраштырып, мәхкәмә алдыннан килештерергә булган.

Мари башлыгы дәүләт каналының репутациясен саклап калды

"Монда төп максат - мәхкәмәдән федераль телеканалга каршы тискәре карар чыгаруны булдырмый калу иде. Мөфти монда икенче планда. Мөфтият ул иҗтимагый оешма гына. Минемчә, губернатор күбрәк федераль телеканал хезмәткәрләрен яклауны уйлады. Дәүләт телеканалының репутациясен коткарып калды.

Без шул федераль телеканал журналистларына үз салымнарыбыз белән хезмәт хакы түлибез. Ә алар хәтта информацияне тикшермичә кешегә яла ягалар. Журналистлар бит бу сюжетта имамнарны экстремист һәм терорист оешмада торуда гаеплиләр. Бу бик җитди гаепләү. Нәтиҗәдә сюжетны чыгарган журналистлар җәзасыз калды. Барлык "ташлар" мөфти җилкәсенә төште.

Бер караганда, без бу эшне февральдән бирле алып барабыз. Шушы вакыт эчендә Мари Иле республикасы башлыгы кайда иде соң? Ни өчен ул безне мәхкәмәгә бер көн кала гына үзенә чакырды? Моңарчы кайда иде ул?

Ул бары тик хәл чыннан да безнең якка авышкач кына барлыкка килде. Республика җитәкчелеге имамнарга каршы гаепләүләрне баштан ук булдырмый калырга тиеш иде. Бу аларның зур хатасы булды. Ә хаталар өчен җавап тотарга кирәк. Яисә баш белән уйлый белергә кирәк.

Бездә болай да исламофобия бик киң таралган. Күрше республика кешеләре хәзер безнең мәчетләрдә экстремистлар һәм террорчылар утыра дип уйлый. "Сөләйманчылар" дип аталган оешма Русиядә бөтенләй тыелмаган оешма. Ә сюжетта ул тыелган дип әйтелә.

Адвокат буларак минем фикерем, бу сюжетка катнашы булган ВГТРК журналистлары, мөфти, Рәис Сөләйманов кебек тагын берничә кеше бу яла ягудан җәза алмыйча бик җиңел котылдылар", диде Руслан Нәгыев Азатлыкка.

Азатлык быелның мартында Мари Илендәге Красногорски мәчетендә булып, проблемга карата мәхәллә халкының һәм имамнарның фикерләре белән танышкан иде.

"Сөләйманчылар"

"Сөләйманчылар" яки "Сөләйманчы" — Нәкшбандия тәрикатенең суфичыл тармагы. Нәкшбандия Идел-Урал төбәгендә һәм Урта Азиядә популяр булган. Аның төрле тармаклары бар.

"Сөләйманчылар" тармагы аңа нигез салучы Сөләйман Гыйлми Тунахан хөрмәтенә аталган. Ул 1888-1959 елларда яшәгән.

Татарстан мөфтиенең элекке урынбасары Вәлиулла Якупов үзенең "Рәсми булмаган ислам" хезмәтендә "Сөләйманчылар — үз эшчәнлеген Татарстанда да таратырга тырышкан Төркиянең суфичыл төркеме" дип язды.

"Сөләйманчылар" Русиядә тыелган оешма буларак теркәлмәгән.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG