Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лос-Анджелеста Эмми премиясе тапшырдылар


АКШның иң яхшы телевизион програмнары билгеле булды.

Лос-Анджелеста 72-нче Эмми премиясенең җиңүчеләре игълан ителде. АКШның төп телевизион бәйгесендә 2019 елның 1 июненнән 2020 елның 31 маена кадәр прайм-таймда чыккан иң яхшы програмнар аталды. Премияне тапшыру тантанасы ABC каналында күрсәтелде. Ул онлайн гына булды.

“Иң яхшы драматик сериал” дип HBO каналының “Варислар” сериалы табылды. Иң яхшы комедия сериалы номинациясендә Канада төшергән “Шиттс Крик” (“Schitt's Creek”), иң яхшы кыска сериал номинациясендә HBOның “Саклаучылар” (“Watchmen”) җиңеп чыкты.

“Варислар” актеры Джереми Стронг һәм Эйфория (“Euphoria”) сериалында уйнаган актриса Зендая иң яхшы актер һәм актриса дип табылды. Комедия сериалында иң яхшы актер һәм актриса буларак “Шиттс Крик” сериалыннан Юджин Леви һәм Кэтрин О’Хара аталдылар.

Иң күп бүләккә лаек булучы - “Саклаучылар” сериалы, ул 11 номинациядә җиңеп чыкты. “Шиттс Крик” – 9 төркемдә, “Варислар” 7 төркемдә беренчелекне алды. HBO иң күп бүләк җыйган киноширкәт булды, аның 30 програмы җиңде.

Узган елда драматик сериаллар арасында “Тәхетләр уены” рекордлы 32 номинациядә тәкъдим ителгән иде, 12сендә җиңде. Иң яхшы кыска сериал буларак советлар чорындагы экология һәлакәтенә багышланган “Чернобыль” сериалы җиңеп чыкты.

XS
SM
MD
LG