Русиянең дигитал үсеш, элемтә һәм киңкүләм багланышлар министрлыгының Рунет тотрыклылыгын тәэмин итү кысаларында планга кертелгән өйрәнүләре узмый калган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткән. Өйрәнүләр 20 сентябрьдә узарга тиеш булган.
Аннан алда 20 март һәм 20 июньгә билгеләнгән өйрәнүләр дә булмый калган иде.
“Хәзерге вакытта “Мәгълүмати иминлек” федераль програмы һәм мәгълүмати иминлек өлкәсендә канун бүлекләрен эшләп бетерү бара, шул исәптән өйрәнүләр вакытында каралырга тиешле сораулар да” дип белдергән Интерфакска министрлык вәкилләре.
Министрлык боерыгына ярашлы, өйрәнүләр елга дүрт тапкыр һәр квартал ахырында узарга тиеш. Һәрберсендә Рунетка ихтимал һөҗүмнең аерым очракларын карарга тиеш булганнар.
Соңгы тапкыр укулар 2019 елның 23 декабрендә узган иде. Анда ил күләмендә эшләүче дүрт интернет-оператор катнашты.
“Суверен рунет” кануны 2019 елның 1 ноябрендә гамәлгә керде. Бу канун Рунетны дөнья челтәреннән өзеп куярга мөмкинлек бирә. https://www.azatliq.org/a/30457624.html
Русия хакимияте бу чаралар илне дөньядан аеру өчен түгел, ә "читтән һөҗүм куркынычы" булган очракта Рунет тотрыклылыгын саклап калу өчен, дип ышандыра.
Канун нигезендә чит ил серверларына тоташып булмаган очракта Русиянең үз мөстәкыйль челтәрен төзү өчен мөмкинлекләр булдыру күздә тотыла. Операторларга трафик чыганагын ачыклаучы җиһазлар урнаштыру таләбе куела. Хөкүмәт каршында эшләүче экпертлар шурасы “Суверен Рунет” канунын үтәү операторлардан елына 130 миллиард сумга кадәр өстәмә чыгымнарга китерәчәк дип исәпләп чыгарган иде.
Моннан тыш, интернет-операторлар махсус җиһазлар куелган очракта кулланучыларның шәхси мәгълүматын читләр файдаланырга мөмкин дип тә кисәтте.