Accessibility links

Кайнар хәбәр

Facebook социаль челтәрләрдә Русия белән бәйле өч төркем аккаунтларны бетерде


300дән артык аккаунтлар һәм ачык төркемнәрдә Украина, Сүрия, АКШ турында ялган мәгълүмат таратылган диелә.

Facebook ширкәте Русия белән бәйле булган һәм чит ил тыкшынуы сәясәтен бозучы аккаунт челтәрләрен бетерүен хәбәр итте. Бу турыда Facebook сайтында әйтелә.

Бетерелгән төркемнәрнең берсенә Facebook-та 214 кулланучы аккаунты, 35 ачык сәхифә, 18 төркем, Instagram-да 34 аккаунт кергән. Бу аккаунтлар һәм төркемнәр аша Сүрия һәм Украинадагы хәлләр турында "ялган мәгълүмат" таратылган диелә. Әлеге төркемнең эшчәнлеге Төркия, Япония, Әрмәнстан, Гөрҗестан, Беларус, Молдова һәм АКШ, Британиягә юнәлтелгән булган диелә белдерүдә.

Бетерелгән икенче челтәрдә биш аккаунт, бер ачык сәхифә, Facebook-та бер төркем һәм бер Instagram-аккаунт булган. Бу чыганаклар аша да Төркия, АКШ һәм Европа илләрендә ялган яңалыклар таратылган диелә.

Өченче челтәргә 23 аккаунт һәм Facebookтагы алты ачык сәхифә, сигез Instagram-аккаунт кергән. Facebook белдергәнчә, бу челтәр Беларуста һәм Украинада вакыйгалар турында мәгълүмат тарату өчен кулланылган, шулай ук АКШта социаль-икътисади хәл, сайлаулар турында язылган, Русиянең чит илләр белән мөнәсәбәтләре телгә алынган.

Сентябрь башында Facebook һәм Twitter Русия белән бәйле ике дистәдән артык аккаунтны гамәлдән чыгарды. Бу аккаунтлар Русиядә эшләүче Интернет-тикшеренүләр агентлыгы белән бәйле диелде. Әлеге оешма "трольләр фабрикасы" буларак билгеле һәм ул "Путин пешекчесе" дип йөртелгән Евгений Пригожин белән бәйле булырга мөмкин дип санала.

XS
SM
MD
LG