Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел пандемия аркасында "Татарча диктант" онлайн рәвештә узды


Диктантның онлайн трансляциясе Милли китапханәнең яңа бинасыннан алып барылды
Диктантның онлайн трансляциясе Милли китапханәнең яңа бинасыннан алып барылды

Диктант өчен әсәрләр Икенче дөнья сугышына багышланган иде

"Татарча диктант" татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе ТНВ һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында туры эфирда узды. Диктантта катнашучыларны быел өч төркемгә бүлделәр. Һәрбесе өчен аерым текст сайланды. Аларны төрле кешеләр әйтеп яздырды. Татарстан, Русия төбәкләре, чит ил татарлары өчен аерым өзекләр әзерләнгән иде.

Татарстандагылар совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән, Русия төбәкләре өчен Икенче дөнья сугышында катнашкан татар язучысы Нәби Дәүли әсәреннән өзек язды. Чит илләрдән катнашучыларга татар язучысы, педагог, публицист һәм редактор Афзал Шамов хикәясеннән өзек тәкъдим ителде. Әсәрләр барысы да Икенче дөнья сугышына багышланган иде. Диктант текстларын КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлар сайлаган.

Татарстан төбәкләренә диктантны профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Русия төбәкләренә – ТНВ телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләрдән катнашучыларга җырчы Филүс Каһиров әйтеп яздырды.

Диктантның онлайн трансляциясе Милли китапханәнең яңа бинасыннан алып барылды. Китапханәнең үзендә дә диктант язу оештырылган иде. Диктант язучылар арасында татар телен үстерү комитеты рәисе Марат Әхмәтов, ТНВ каналы җитәкчесе Илшат Әминов, Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, җырчы, музыкант Базарбай Бикчәнтаев, җырчылар Гүзәл Уразова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова да бар иде.

Татар телендә диктантны башкорт кызы, Татарстанда Башкорт корылтаеның яшьләр канаты җитәкчесе Язгөл Исәндәүләтова да язды. "Язгөл мәктәптә башкортча укуына карамастан, үзлектән татар теле дәресләре белән шөгыльләнгән. Татар әдәбияте язучылары үзләренең әсәрләре аша кызга телне камилләштерергә ярдәм иткән" дип таныштырды Язгөлне алып баручы Гөлназ Сәфәрова.

Акция әдәби татар телен өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телендә дөрес яза белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән. Чараның төп оештыручысы - Дөнья татар яшьләре форумы.

Узган елда "Татарча диктант" вакытында җәнҗал чыккан иде. Башкортстанда хакимият Татарстандагы оештыручылар сайлаган әсәрне "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп итте. Татарстанның үзендә исә җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың "Болын" әсәре кире кагылды, аны Роберт Миңнуллинның "Кулыма китап алам" әсәре белән алыштырдылар.

Башкортстанда быелгы "Башкортча диктант" вакытында да тавыш чыкты. Халыкара башкорт теле диктантында Башкортстанның татар районнары өчен татар телендә текст сайланды, әмма ул "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип аталды. Азатлык Башкортстандагы татарларны башкортлаштыру сәясәте көчәюе турында экспертлар белән сөйләшкән иде. “Диктантны беркайда да, беркайчан да диалект нигезендә уздырмыйлар. Диктантны әдәби язма телдә үткәрәләр. Аңлашыла, бу – җанисәп алдыннан ясалган ясалма проект” дип белдерде сәясәт белгече Руслан Айсин.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG