Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Татарча диктант"та катнашучылар саны аз булды


Башкорт дәүләт университетында диктант язучылар
Башкорт дәүләт университетында диктант язучылар

Пандемия сәбәпле, 50 кешедән артык җыелу тыелды.

Башкортстанда татарча диктант язу өчен рәсми сигез мәйдан бүленде. Шуларның бише Уфада. Алар: Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт педагогия университетында, башкаладагы ике татар гимназиясендә һәм Дөнья татар конгрессының вәкиллеге бинасында. Калганнары Стәрлетамакта Башкорт дәүләт университетының татар-чуаш бүлегендә, Бәләбәй, Октябрски татар гимназияләрендә оештырылды. Аларда пандемия сәбәпле, 50 кешедән артык җыелу тыелды. Чынлыкта 30га тулмаган аудиторияләр дә булды. Мәсәлән, Башкорт дәүләт университетында диктант язучылар аз иде.

Оештыручылар моның сәбәбен уку йортында онлайн бары тик беренче курс кына укуы, аларының да ял көн булу сәбәпле, авылларына кайтып китүләре белән аңлатты.

Диктант тексты алдан расланган. Башкортстанда татар диктантын оештыру комиссиясенә хөкүмәт әгъзалары, Башкортстанның мәгариф министры да кергән. Бу хакта чара алдыннан Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, чара алдыннан бер төркем татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчелеге җыелышы узган. Анда һәр татар җәмәгатьчелек оешмаларында, аларның районнарындагы бүлекчәләрендә диктант яздыруны оештыру кирәклеге билгеләнгән. Мөмкин кадәр һәр татар гаиләсен җәлеп итәргә, чараның республикада җанисәп алдыннан татарларның күплеген һәм бердәмлеген күрсәтү чарасына әйләндерергә килешенгән.

Узган диктантны 30 меңнән артык кеше язган иде. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев 12 март Уфага килгәч Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан диктант язуда Башкортстанда 100 мең кеше катнашса иде дигән теләк белдергән иде.

Башкортстанда диктант язучыларның саны әлегә билгеле түгел.

Узган елны Башкортстанда хакимият татарча диктант өчен алдан билгеләнгән әсәрне "Дуслык күпере" дигән үз тексты белән алмаштыруны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG