Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Маяк" фаҗигасен искә алу белән бергә Татарстандагы экологик яктан куркыныч проектларга каршылык белдерелде


Казандагы пикет

27 сентябрьдә Казанның Дементьев һәйкәле янында бер төркем активист Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" фаҗигасенә бәйләп, Татарстандагы экологик яктан куркыныч проектларны тормышка ашыруга каршылык белдереп пикетка чыкты.

Пикетны оештыручы, Татарстанның атомга каршы оешмасы җитәкчесе Альберт Гарапов Азатлыкка, чараның төп максаты 1957 елның 29 сентябрендә булган Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" атом ширкәтендәге фаҗигане искә алу дип әйтте.

"Маяк"тагы һәләкатнең зурлыгы Чернобыль һәм Фукусима һәлакәтләре белән тәңгәл. Анда шактый радиация таралды. Бик күп кеше зыян күрде. Халыкның бер өлешен эвакуацияләделәр, бер өлешен анда яшәргә калдырдылар. Татарлар гомер кичергән Мөслим авылында да кешеләр яшәп калды", диде ул.

Гарапов хәзер Татарстанга тәкъдим ителүче экологик яктан куркыныч проектларга да каршы булуларын шушы пикет аркылы җиткерергә теләүләрен әйтте.

"Бу проектларга иң беренче чиратта Казанның Осиново бистәсендә төзергә планлаштырылган чүп яндыру корылмасы керә.

Шулай ук Казанның генпланында машина юлы төзү белән бәйле проект да бар. Ул Дәрвишләр бистәсе халкының сәламәтлегенә начар тәэсир итәчәк", дип белдерде ул.

Пикетчы сүзләренчә, халык белән киңәшмичә генә Лаеш районыннан узачак М12 автомобиль юлы проектын тормышка ашырмакчы булалар. Халык каршы.

"Казандагы канализация суларын радиактив нурланыш белән чистарту проектын да әйтми кала алмыйм.

Татарстанда 5G мобиль элемтә технологиясен кертмәкче булалар. Бу технология кешенең резонанс ешлыгы белән бер ешлыкка туры килә һәм адәм баласына бик куркыныч булырга мөмкин”, дип җиткерде ул.

Пикетта Альберт Гарапов санап үткән темаларга кагылышлы шигарьләр белән бергә Татарстан байрагы да күтәрелде.

1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.

XS
SM
MD
LG