Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Барс-Рекордс" Ваһапов фондына "Яңа татар җыры" сүзтезмәсен куллануны тыя


"Яңа татар җыры" бәйгесе логотибы
"Яңа татар җыры" бәйгесе логотибы

"Яңа татар җыры" бәйгесен оештыручы Рифат Фәттахов бу дөрес түгел, "татар җыры", "татар теле", "татар халкы" кебек сүзтезмәләр бер генә ширкәтнеке була алмый дип саный.

"Татар җыры" фестивален оештыручы "Барс-Рекордс" ширкәте "Яңа татар җыры" бәйгесен уздыручы Ваһапов фондына дәгъва белдерде. "Барс"лар Ваһапов фондының бәйге атамасында "татар җыры" сүзтезмәсен куллануын үзләренең хокукларын бозу дип саный. Шушы уңайдан "Барс-Рекордс" продюсерлык үзәге Ваһапов фестивален оештыручыларга "Яңа татар җыры" атамасын куллануны кичекмәстән туктату таләбе белән мөрәҗәгать итте.

"Барс-Рекордс"ның мөдире Камил Гәрәев кул куйган таләп язмасында "Барс-Рекордс"ның әле 2012 елда ук "татар җыры" сүзтезмәсе кергән тауар билгесен үзенеке итеп теркәвен белдергән.

Ваһапов фонды вәкилләре үзләренең "Яңа татар җыры" сүзтезмәсен кулланулары беркемнең дә хокукларын бозмый дип саный. Ваһапов фестиваленең мөдире, продюсер Рифат Фәттахов Азатлыкка бу сүзтезмәне ирекле куллана алу өчен көрәшәчәкбез диде.

Рифат Фәттахов
Рифат Фәттахов

"Хәзер алардан рәсми дәгъва бирүләрен көтәбез, әгәр дә мәхкәмәгә бирәләр икән, без дә мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез, "Татар җыры" тауар билгесе теркәлүен гамәлдән чыгаруны таләп итәчәкбез. Без аларга бернинди хокуклар бозмавыбыз турында рәсми жавап бирдек. Киресенчә, монда безнең хокукларга зыян килә, алар безнең эшчәнлеккә комачау итә. Безнең инануыбызча, "татар җыры", "татар халкы", "татар мәдәнияте" кебек гомуми кулланылышта йөри торган сүзләр канун белән саклана алмый" дип сөйләде Фәттахов.

Аның сүзләренчә, "Яңа татар җыры" бәйгесе инде узган, 21 ноябрьдә аның тантаналы йомгаклау һәм бүләкләр тапшыру чарасы гына узасы калган. "Безнең конкурс үтте, бердәнбер чара калды – ул бүләкләр тапшыру" дип сөйләде Фәттахов.

"Барс-Рекордс"тан таләп килүе Ваһапов фонды эшчәнлегенә тәэсир итмәс дип белдерде Рифат Фәттахов. "Башта безгә бу сүзтезмәне кулланырга ярамый дигән мәхкәмә карары чыксын әле, аннары уйларбыз. Ләкин мин андый карар булмас дип уйлыйм. Ничек инде мең еллык булган "татар җыры" сүзен кулланмаска? Алайса "татар халкы" сүзен дә кулланырга ярамый. Бу бит абсурд", дип аптыравын белдерде ул.

Сәхнә артында "Татар җыры" логотибы
Сәхнә артында "Татар җыры" логотибы

Канунга ярашлы, гомум танылган терминны тауар билгесе өлеше буларак теркәргә була, ләкин гомуми мәгънәнең хуҗасы булу мөмкин түгел, ди ул.

Фәттахов әйтүенчә, "Барс-Рекордс" мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмәсә дә, Ваһапов фонды бу ширкәтнең "татар җыры" сүзтезмәсенә хокукын куллануга каршы шикаять бирергә җыена. "Мондый прецедент булуына юл куярга ярамый. Бүген "Барс-Рекордс" "татар җыры" сүзен файдаланмагыз дип әйтә, иртәгә берәрсе "татар" сүзен кулланырга ярамый дип чыгачак" ди Фәттахов.

Динә Гәрәева
Динә Гәрәева

"Барс Медиа" ширкәте мөдире Динә Гәрәева бу мәсәълә турында фикер белдерүдән баш тартты. "Мин бу хакта комментарий бирмим" диде ул Азатлыкка.

Җыр язучылар өчен "Яңа татар җыры" бәйгесе башлануы 2019 елның 16 декабрендә игълан ителде. Бәйгене Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов уйлап чыгарган. Бәйге җыр язучылар арасында уздырылды. Аңа Татарстан президенты 1,3 миллион сум акча бүлеп биргән. "Без яңа җырлар, заманча җырлар булсын дип тә максат куябыз, әмма төп таләбебез – яңа җырларның милли традиция белән элемтәсе булу. Татар җыры нинди генә яңа булса да, ул милли нигездә булырга тиеш, аның нигезендә моң булырга тиеш. Бу – башкаручылар конкурсы түгел, бу – авторлар, җырлар, репертуар конкурсы", дип сөйләгән иде Азатлыкка Фәттахов.

"Барс-Рекордс" уздырган "Татар җыры" фестивале 2000 елда башланып киткән иде. 20 ел эчендә ул аерым бер брендка әверелде. Фестивальнең юбилей концертлары 2019 елда Уфада, Мәскәүдә һәм Казанда узды. Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендәге гала-концертына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Гыйнвар ахырында татар эстрадасы, аерым алганда "Барс Медиа" ширкәте тирәсендә җәнҗал купкан иде. Татар җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм башка җырчылар "Барс Медиа"дан китүен, элемтәләрен өзүен белдерде. Татар артистралары җырчы Иркә "Барс Медиа" ширкәте җитәкчелеге, аның мөдире Динә Гәрәевага тәэсир итеп, ширкәттәге кадрлар мәсьәләсенә тыкшына дип ризасызлык белдерде.

XS
SM
MD
LG