Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрлар тамашаларын кичектерә: артистлар коронавирус белән авырый


"Башкорт туе" спектакленнән күренеш. (Фото Милли яшьләр театры сайтыннан)
"Башкорт туе" спектакленнән күренеш. (Фото Милли яшьләр театры сайтыннан)

Коронавирус таралу куркынычы аркасында Башкортстанда кайбер театрлар вакытлыча кагыйдәләр кертте.

Русиядә коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны билгеләре күзәтелә. Бу турыда мәгълүмати һәм исәпләү технологияләре федераль тикшеренү үзәге мөдире беренче урынбасары Андрей Юрченко Интерфакска белдерде. Эксперт сүзләренчә, вирус йоктыручыларның тәүлеклек саннары артуына күрә, икенче дулкын сентябрьнең икенче атнасында башланган, һәм бу күрсәткеч соңгы ике атнада тотрыклы рәвештә үсә бара.

Русиянең кайбер төбәкләре бу нисбәттән чикләүләр кертә башлады. Башкортстанда да республика башлыгы Радий Хәбиров вирус таралуга каршы чаралар турында фәрман чыгарды. Аерым алганда, Уфада коронавируслы авырулар өчен урыннар саны арттырыла. Шулай ук бу ел ахырына кадәр уздырырга ниятләнгән киңкүләм чаралар планын яңадан карап чыгып, мөмкин булганда аларны уздырмаска кушылды.

Башкортстанның кайбер театрларында да артистлар күпләп авырый башлады. Алар авыру сәбәпле спектакльләрнең көне үзгәртелә. Башкорстанның опера һәм балет театрында биш спектакль сентябрьдән октябрьгә күчерелә. Театр сайтында “артистлар авыру сәбәпле” диелгән. 23 һәм 24 сентябрьдә узарга тиеш булган “Кармен” спектакле тамашалары билгесез вакытка кичектерелә. “Ал чәчәк” (“Аленький цветочек”) спектакле узган шимбәдә булырга тиеш иде, әмма ул 10 октябрьдә куелачак. “Травиата” (1 октябрь), “Спартак” (3 октябрь), “Ярканат” (“Летучая мышь”, 4 октябрь) спектакльләре дә билгесез көнгә кичектерелгән. Театрның рәсми хәбәрендә “Калган спектакльләрнең яңа даталары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк” диелә.

Опера һәм балет театрының матбугат хезмәтендә артистларның авыруы һәм моның белән бәйле нинди чаралар кабул ителүе хакында Азатлыкка аңлатма бирүдән баш тарттылар, һәм театрның кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Ләкин анда да вазгыятькә аңлатма алып булмады, Азатлык хәбәрчесен театр кассасына җибәрделәр. Кассада спектакльләрнең көне күчерелүен расладылар.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр милли театры да биш спектаклен сентябрьдән октябрьгә күчерде. Театрның рәсми хәбәрендә артистларның авыруы турында әйтелми, афишада үзгәрешләр “техник сәбәпләр” аркасында дип күрсәтелә. “Зәңгәр-зәңгәр инеш” спектакленең премьерасы 16 һәм 29 сентябрьдә булырга тиеш иде, ул 11 һәм 21 октябрьгә күчерелде. “Золушка” 27 сентябрьдән 17 октябрьгә күчерелә, “Французча гарнир” – 19 сентябрьдән 19 октябрьгә, “Оскар” 26 сентябрьдән 26 октябрьгә, “Левушка” 23 сентябрьдән 27 октябрьгә күчерелә. Тамашачыларга билетларын киләсе даталарга кадәр сакларга яки театрга кире кайтарырга киңәш ителә.

Спектакльләр “техник сәбәпләр” аркасында кичектерелә диелсә дә, кайбер артистлар чирләве билгеле булган көнне үк театрда тамашачылар өчен кагыйдәләр үзгәртелде. Бу үзгәрешләр коронавирус таралу куркынычы аркасында вакытлыча кертелде диелде. Яңа кагыйдәләр 15 сентябрьдән гамәлгә керде. Алар театр сайтында дөнья күрде.

Кагыйдәләргә ярашлы, 15 сентябрьдән театрга килгән тамашачылар физик ара калдырырга тиеш, битлек кию, кулларны дезинфекцияләү таләп ителә. Бинага кергәндә тамашачыларның тән температурасы үлчәнә. Тәне кызу булса яки йогышлы авыруның бүтән билгеләре булганда тамашачы театрга кертелми.

Бу театрда да Азатлыкка вазгыятькә аңлатма бирүдән баш тарттылар. Ничә артист авырды дигән сорауга театрның сатулар бүлеге башлыгы Роза Хәйруллина “моны белүнең кирәге юк” дип җавап бирде.

Күчерелгән спектакльләр барысы да октябрьдә узачак

“Бу конфиденциаль мәгълүмат. Күчерелгән спектакльләр барысы да октябрьдә узачак. Калган спектакльләр барысы да була. Бездә Роспотребнадзор кушкан барлык чаралар да күрелә” дип кырт кисте ул.

Элегрәк театр мөдире Рәфис Мөхәммәтҗанов “Башинформ”га шундый чаралар күрергә мәҗбүр булуларын сөйләгән иде. Моның сәбәбе – урыс труппасының кайбер актерлары хасталык ялына китүе диде ул. “Коронавируска анализларны бөтен артистларыбыз да бирде. Анализлары вирус барлыгын күрсәтмәгәнгә күрә, башкорт труппасы эшләвен дәвам итә”, диде Мөхәммәтҗанов.

Элегрәк танылган опера җырчысы Илдар Абдразаковның коронавирус белән авыруы билгеле булган иде. “Большой театрда “Дон Карлос” спектаклен икенче тапкыр уйнаганнан соң минем хәлем начараеп китте, азрак температурам күтәрелде, һәм мин кабаттан коронавируска тест тапшырырга булдым. Беренчел нәтиҗә вирус барлыгын күрсәтте”, дип язды җырчы Instagram-дагы сәхифәсендә.


Абдразаков авырып китүе сәбәпле, Мәскәүдәге Большой театр да Джузеппе Вердинең “Дон Карлос” спектаклен куймаска мәҗбүр булды. Ул 10 сентябрьдә булырга тиеш иде.

Башкортстанда COVID-19 йоктыруның тәүлеклек рәсми күрсәткечләре үсә. Узган шимбәдә – 38, якшәмбедә 39 яңа очрак теркәлгән. Узган тәүлектә тагын 39 кешедә вирус ачыкланган. Эпидемия башыннан коронавирус йоктыру очраклары 8 708 булды. Шул ук вакытта республикада тәүлек саен йөздән артык кешегә пневмония диагнозы куела. 26-27 сентябрь тәүлегендә 110 кешедә шул чир расланган. Тәүлек эчендә 78 кеше савыгып чыккан.

Элегрәк Башкортстан җитәкчесе матбугат хезмәте республикада пандемия көчәюе ихтималы сәбәпле Уфа хастаханәләрендә өстәмә рәвештә 200 урын булдырылачак дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG