Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар театрында башкорт режиссеры: "Сәнгатьтә милләт юк. Мин — космополит"


Азат Җиһаншин
Азат Җиһаншин

Уфадагы "Нур" татар драма театрына баш режиссер итеп башкорт артисты һәм режиссеры Азат Җиһаншин билгеләнде. "Нур" татар дәүләт театрына башкорт милләтеннән булган режиссер билгеләнүе җәмәгатьчелек тарафыннан шөбһәләнеп кабул ителде. Азатлык бу икеләнүләргә ачыклык кертү өчен яңа билгеләнгән режиссер һәм театрның мөдире белән очрашты.

Яңа билгеләнгән баш режиссер сүзен үзен таныштырудан башлады:

— Мин театр артисты булып эшли башладым. Тора-бара режиссерлар белән иҗат мәсьәләсендә каршылыклар башланды. Чөнки һәр спектакльгә, образга үземнең карашым булды. Шуннан акыллы бер кеше миңа режиссер фикерләве комачаулавын әйтте. Эч яна, күңел ташый, теләгәнемне сәхнәгә чыгара алмыйм. Шуннан Мәскәүнең Щукин исемендәге институтның режисссерлар әзерләү факультетына укырга кердем. Аллага шөкер, анда Александр Вилькин, Леонид Хейфец кебек бик зур осталарда белем алдым. Укып кайткач Стәрлетамакта баш режиссер, соңгы алты елда Уфада Милли яшьләр театры мөдире булдым. Бу юлны узуыма һич тә үкенмим. Мөдир булу минем һөнәр түгеллеген аңлап, аннан үз теләгем белән киттем. Минем эшем сәхнә. Мөдир булган елларда мин бар театрларда спектакльләр куйдым. Шул исәптән Туймазы татар дәүләт драма театрында да.

— Һәр яңа себерке яңача себерә дигән гыйбарә бар. Сез "Нур" театрына нинди яңалык алып килергә уйлыйсыз?

Театр өчен "новаторлык" XX гасырда беткән

— Яшьлектә без барыбыз да амбицияле, дуамал, нәрсәдер исбат итәргә тырышабыз. Эзләнәбез, хәтта символлардан, ягъни билгеләрдән мәгънә эзлибез. Яшь чакта алай итү килешәдер, ләкин өлкәнәя төшкәч кыйммәтләрнең символларда түгел, ә кешедә икәнлеген аңлыйсың. Һәрхәлдә үзем шулай дип уйлыйм. Миңа кеше кызык. Кеше үзе — зур табышмак. Театр халык өчен булырга тиеш. Халык үзенә ошаган тамашаларга йөри, аннан аерылырга ярамый. Халык аңламый торган әйберләр белән дә мавыгырга ярамый. Дөрес, фестивальләр, тәнкыйтьчеләр өчен алар да булырга тиеш, ләкин чама белән. Александр Вилькин, Леонид Хейфец безне укытканда "беркайчан да бу аурага кермәгез, чөнки чыга алмавыгыз ихтимал", дигәннәр иде. Мин классиканы яратам. Театр өчен "новаторлык" XX гасырда беткән, бар нәрсә дә уйлап табылган, бары тик формалар, ягъни шәкел генә үзгәрә.

Азат Җиһаншин артистлар белән эш барышында
Азат Җиһаншин артистлар белән эш барышында

Татар, башкорт классик драматургиясенә йөз тотам

Тамашачы "Нур" театрының афишалары яныннан узганда анда бар классиканы күрергә тиеш. "Галиябану"дан башлап, "Зәңгәр шәл"гә кадәр. Заман драматургиясе өчен кече сәхнә бар. Мин татар, башкорт классик драматургиясенә йөз тотам. Репертуарны шул юнәлештә яңартырга дип торам.

— Репертуарда ничәдер процент урыс классикасы да мотлак булырга тиеш дигәнне ишеткәнем бар. Имеш, Русиядә яшәгәч, шулай кирәк.

— Бу — бәхәсле. Дөрес, без Русиядә яшибез, шуңа мизгелгә яки өч мизгелгә бер урыс драматурглары әсәрләре була ала.

— Татар җәмәгатьчелегендә сезнең билгеләнүгә ризасызларның да булуы мәгълүм. Алар татар театрына башкорт милләтеннән булган режиссер билгеләнүгә ризасызлык белдерә. Аларга нәрсә дип әйтер идегез?

— Мин андыйлар булыр дип көттем, аларның борчылуларын аңлыйм һәм аларны яратам. Чөнки алар театр өчен җан ата. Әзрәк сабыр итсеннәр иде. Эшкә килү белән тикшерү, бәя бирү дөрес түгел. Бу — балалык. Минем өчен милләт юк. Мин алман театрына хезмәт итсәм, алман мәдәниятен күтәрер идем. Сәнгатьтә милләт юк. Мин театрны хөрмәт итүләрен, югары бәя бирүләрен телим. Тамашалардан рухи азык, көч алып, рәхмәт әйтүләрен телим.

Мин театрны юкка чыгарырга түгел, мәдәниятне күтәрергә килдем

Башкортта да андый кешеләр бар. Алар булмаса, күңелсез булыр иде. "Без — бөек, бөтен дөнья бездән — Уралдан чыккан. Адәм белән Һава бездән чыккан. Америкада да бездән чыккан халык яши", диючеләр бар. Бу — көлке. Алар фикерләрен җитди итеп тагалар. Яһүдләр акыллы, алар үз милләтеннән көлә, ирония белән карый, шуңа көчле милләт. Вак-төяккә үпкәләү милләтне аска өстери. Кеше үзеннән көлә белергә тиеш. Үзеңнән көлә белү камилләшергә, җитешсезлегеңне бетерергә ярдәм итә. Мин театрны юкка чыгарырга килмәгән, мәдәниятне күтәрергә килдем. Мин — космополит.

"Нур" театры мөдире Фирзәт Габидуллин: Азатлыкка менә нәрсәләр сөйләде.

Фирзәт Габидуллин
Фирзәт Габидуллин

— Моңа кадәр баш режиссер булган Байрас Ибраһимовның контракт вакыты чыкты һәм ул үзе теләп китте. Театрга һөнәри оста кеше, иҗат кешесе килде. Ул эшен артист булып башлады, күп театрларда эшләде. Мин аны баш режиссер вазифасына тәкъдим иттем, ул рәхәтләнеп кабул итте. Чөнки аның теләге эштә, безнең уйлар бер. Безнең татар драматургиясен, татар классикасын, татар җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен сәхнәгә чыгарып, татар халкын шатландырасы килә. Бар максат шул. Аллаһ бирсә, милли театр буларак, алдагы иҗат мизгелләрендә классик әсәрләргә зур урын биреләчәк.

Азатның планнары — театрга халыкның карашын үзгәртү

Репертуарда комедия күп, "Нур" комедия театрына әйләнеп бара. Җитди әйберләр азайды. Халыкны уйландыра торган әсәрләр кирәк. Азат Җиһаншинның спектакльләре театр фестивальләрендә югары урыннарны алып килде. Азатның планнары — театрга халыкның карашын үзгәртү.

Азат Җиһаншин мин Туймазы татар дәүләт театры мөдире булып эшләгәндә ике спектакль куйды. Аларга билет табып булмый. Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"ен куеп, Казанга алып бардык. Аны Туфан абыйның кызы Әлфия карады. Елап-елап карады. "Мин Камал театрыннан соң Туймазы театры уйнавыннан курыккан идем, үземә әтине икенче яктан ачтым", диде. Монда да шулай ук, һәм тагы да яхшырак булачак.

Яңа режиссерны милләтчеләрнең яратмавы ихтимал. Безнең театрда Сәвия Сираева, Рида Фәхрисламова кебек башкорт милләте вәкиләре эшли. Сәвия апаны сәхнәгә чыгару белән халык алкышлый башлый. Аларның үз тамашачысы бар. Алар театрга хезмәт итә.

Татар классик әсәрләрен күрсәтеп дер селкетәсе килә

Азат Җиһаншин "Нур"га татар сәнгатен күтәрергә килде. Аңа үзен күрсәтергә әзерәк вакыт кирәк. "Нур"га 29 ел. Кайда соң ул "Галиябану"лар, кайда соң ул "Зәңгәр шәл"ләр? Безнең татар классик әсәрләрен күрсәтеп дер селкетәсе килә. Русияне генә түгел, ә барлык дөньяны", диде Фирзәт Габидуллин.

XS
SM
MD
LG