Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан элемтә министрлыгы йөзләрне тану системы кертү кирәклеген белдерде


2019 ел башында кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы Әлмәттә сынала башлаган иде.

Татарстан элемтә министрлыгы шәһәр урамнарындагы камераларга кеше йөзен тану һәм машиналарның дәүләт номерларын укучы системы урнаштыруда ихтыяҗ бар дип белдерде. Бу турыда министрлыкның матбугат өчен хәбәрендә әйтелә.

“Татарстанда шәһәр видеокүзәтү өлкәсе үсешен күзаллаганда, видеокамераларны шәхесне тану, ачыклау, машиналарның дәүләт номерларын тану мөмкинлеген исәпкә алып урнаштыру ихтыяҗы бар” диелә хәбәрдә.

2019 ел башында Әлмәттә NTechLab ширкәтенең FindFace кеше йөзен тану системы сынала башлаган иде. Бу системга хәзер җәмәгать урыннарында куелган 20 камера һәм 100 күп фатирлы йортта урнаштырылган камера тоташтырылган.

Моңарчы кеше йөзен танучы системнар Мәскәүдә кертелгән иде. Медиа тагын ун шәһәрдә шундый җиһазлар урнаштыру күздә тотыла дип хәбәр итте. Татарстан элемтә министрлыгы Казанның бу шәһәрләр арасында булуы хакында рәсми мәгълүмат юк дип белдерә.

2018 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайда кешеләрнең йөзләрен таный алучы систем кертелгән "акыллы полиция" системы белән танышып кайтты. Миңнехановка кешеләрнең йөзләрен һәм машиналарның номерларын таный алучы системнар, күп яклы анализ ясалган видео һәм фотолар сакланган урын күрсәтелде. Бу база ярдәмендә камераларга эләккән һәркемнең исеме яки фотосы аша аны табарга һәм кайларда йөргәнен билгеләргә мөмкин.

Кытай хакимияте “акыллы полиция” системы иминлекне саклау өчен хезмәт итә дип аңлата. Der SPIEGEL мәгълүматынча, шундый техник мөмкинлекләр Кытайның Синҗан төбәгендә мөселманнарны ныклы күзәтү астында тоту өчен кулланыла.

Белгечләр Синҗан төбәгендәге мөселманнарны күзләү өчен төрле заманча технологияләр булдырган Пекин тәҗрибәсе киләчәктә Русия мөселманнарына карата да кулланылырга мөмкин дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG