Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырымтатарлар яклы акциядә катнашучы тоткарланган


Дмитрий Негодин Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы пикетта (архив фотосы)
Дмитрий Негодин Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы пикетта (архив фотосы)

Дмитрий Негодин килешенмәгән йөрештә катнашуда гаепләнә

Петербурда полиция кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтеп акцияләрдә катнашкан активист Дмитрий Негодинны тоткарлаган. Аны 18 апрельдә узган килешенмәгән йөрештә катнашуда гаеплиләр. Бу турыда “ОВД-Инфо” хәбәр итә.

Негодинны шәһәрнең Ладога вокзалында тоткарлаганнар. Аны полиция бүлегенә китергәннәр, шәхси әйберләрен алганнар, ачык чара уздыру кагыйдәләрен кабаттан бозу турында беркетмә язганнар. Сентябьдә шулай ук кырымтатарлар хокукларын яклап чараларда катнашкан активистлар Ольга Смирнова, Марина Кен, Асан Мумджи тоткарланган иде.

2016 елда Петербурда һәм Мәскәүдә “Стратегия-18” дип аталган туктаусыз акция старт алды. Ул 1944 елның 18 маенда башланган кырымтатарлар депортациясенә багышлана һәм һәр айның унсигезендә чара уздыруны күздә тота.

Бу чараларда активистлар кырымтатарларны милләте һәм дине өчен эзәрлекләүләрне туктатуны, сәяси тоткын итеп Русия төрмәләрендә ябылган Украина ватандашлары һәм кырымтатарларны иреккә чыгаруны, сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләрен туктатуны таләп итә.

Русия Кырымны 2014 елда аннексияләде. Мәскәү моны “тарихи гаделлекне торгызу” дип атый. Халыкара оешмалар Кырымны аннексияләүне канунсыз дип таныды. Көнбатыш илләре Русиягә каршы чикләүләр кертте. Аннексиягә каршы чыккан кырымтатарлар Русия полициясе һәм ФСБ тарафыннан эзәрлекләнүләре турында хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG