Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш чоры балалары. Флүрә Хурамшина: "Без — әтисез үскән буын"


Сугыш чоры балалары. Флүрә Хурамшина
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:05 0:00

Флүрә Хурамшина әтисез узган балачак елларын үкенеп искә ала. Әтисез, димәк, яклаучысыз, ди ул. Аның фикеренчә, ачлык, сугышны күргән кеше бервакытта да "Можем повторить" дигән шигарне телгә алмаячак. Ул сугыш елларында Казан тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты.

Азатлык "Сугыш чоры балалары" проектын дәвам итә. Бүген чираттагы герой — Флүрә Хурамшина.​ Флүрә ханым Хурамшина 1938 елда Казанда туа. Әтисен ул белми. Гаилә башлыгы 1939 елда фин сугышына китә, аннан кайтып өлгерми, Икенче дөнья сугышы башлана. Сабый килеш әнисе кулында кала, әнисе аны берүзе үстерә. Балачак хыялы — әтиле булу иде, дип искә ала бүген сигезенче дистәсен санаган Флүрә апа. Күптән үзенең оныкларына куанып яшәсә дә, әти назын күрмәдем дип үкенеп сөйли. "Әгәр әтием булса, мин башка кеше булып үсәр идем. Кимендә мин якланган булыр идем", ди ул.

Әти-әниләре чыгышы белән Арча ягыннан. Казанда Мехчылар фабрикасында эшләгәннәр, Яңа бистәдә яшәгәннәр. Кечкенә Флүрәнең балачагы шунда уза. Үзе дә Мехчылар фабрикасында озак еллар хезмәт куя. Хәзер лаеклы ялда. Шулай булуга карамастан Мәрҗани мәчетендә ислам дине нигезләрен өйрәтә. Без аның сугыш чорына туры килгән балачак хәтирәләрен тыңладык.

Әтисе турында

— Мин туганда әти фин сугышына киткән. Әни ялгыз калган. Ул кайткан да, әмма тагын сугыш башлангач, янә киткән. 1944 елның 27 августында Польшада һәлак булган ул. Мин аны күрмәдем, белмим. Башта үлем хәбәре килде, аннары документлары килеп җитте. Әни мине кочаклап: "Әтиең юк бит, балам" дип үксеп елаганын хәтерлим.

Әти дип әйтергә тилмереп яшәдем

Сугыш беткәч, безнең тирә-яктагы балаларның әтиләре кайтты, ә минеке юк. Әти дип әйтергә тилмерәм. Бервакыт Идел буенда бәрәңге утыртырга җир бирделәр. Без, балалар, шунда эшлибез. Карыйм, ерактан бер хәрби киемнән абзый килә. Мин тоттым да: "Әнә, минем әтием кайтып килә!" дип кычкырдым. Ә ул тотты да узып китте. Балалар: "Әтиең булгач, ник соң ул сезнең өегезгә кермәде?" диләр. "Миңа кәнфит алырга китте" дип алдыйм. Бу абый озак йөрде, әти урынына күрдем. Юләрләндем. Әнигә бермәл йөгереп кердем дә: "Әни, әти кайтты!" дип әйтеп салдым. Икенче көнне әни ул кешедән узып киткәндә баланың башыннан булса да сыйпап китүне сораган. Теге абзый шулай итте дә. Мине күрсә, күтәреп ала иде, чатка кадәр җитәкләп озата иде. Кесәсендә һәрвакыт кәнфит булыр иде, мине сыйлады. Исемен дә, кем икәнен дә белмим.

Каберен дә кайда икәнен белмим, бармадым. Миннән аңа догаларым барып җитәдер дип уйлыйм. Әтиләре булган балаларга җиңелрәк булды. Әтием булган булса, әллә кем булыр идем!

Яңа бистәдәге тормыш турында

— Әни Мехчылар фабрикасында эшләде, ул анда пешекче иде. Мин аны сирәк күрә идем, чөнки ул көне-төне эштә. Без бер әбинең йортында яшәдек, ул миңа күз-колак булып торды. Эшләгән кешеләргә көн саен 350 грамм ипи бирәләр иде, картларга – 250 грамм. Иртән аның белән чыгып китә идек, ул мине кибет киштәсенә утырта иде дә икмәк китергәнче шунда көтә идек. Ипи чи, пешеп тә бетмәгән иде. Әмма шуны ашап ач калмадык. Туймаганбыздыр инде. Әни эштән ризык яшереп кайткан бер очрагын гына беләм. Әни беләгенә камыр кыстырып чыкмакчы була. Анда Һитлер кушаматлы сакчы була, әнине туктаткан, капшый башлаган, беләкләре йомшак икәнен сизгән, әмма әнинең бәхетенә ул: "Болай эшләмә бүтән" дип аны җибәргән. Һитлер кушаматлы булса да, безгә мәрхәмәтлелек күрсәткән.

Җәй авылда үстек, балтырган, башка үләннәр ашап үстек

Әнигә аена 180 сум акча билгеләделәр, әти өчен. Бу пенсия булгандыр, чөнки әти өлкән сержант дәрәҗәсендә булган. Ул зур акча түгел, әмма тормыш көтәргә яраган. Сабын бирәләр иде һәр кешегә. Әни шуларны җыеп авылга кайтканда бәрәңгегә алмаштыра иде. Җәй авылда үстек, балтырган, башка үләннәр ашап үстек. Бәрәңге башагын җыеп, крахмал инде ул, олылар ипи кебек ризык пешерә иде. Авылда сугыш вакытында кемдә сыер бар, алар ач булмады. Бәрәңге дә бар иде, анда җиңелрәк иде кебек.

Кешеләр бер-берсенә миһербанлы иде. Авыр хәлдә калучыларга ярдәм иттеләр. Сугыш вакытындагы бер Яңа ел бәйрәме истә калган. 1945 ел алдыннан булгандыр. Бәйрәм бара, мине кертмиләр. Чакыру билетым юк дип аңлаталар. Борып җибәрделәр, мин әнине ияртеп килдем, "Ярамый" дип аны да кире бордылар. Шуннан әни түзә алмыйча: "Сугышта һәлак булган солдатның баласы бит ул" дип елады. Кызгандылар. Марляга бер прәннек, бер печенье, бер мандарин төрелгән күчтәнәч бирделәр.

Сугыш еллары турында

— Сугыш турында төп сөйләшүләр кем үлгән, кемнән хат килгән, кем кайткан турында гына иде. Әти дә хатлар язды. Хатлар килә, ә әни укый белми, надан. Әти латин имласы белән яза иде. Хат килсә, күршеләргә йөгерә иде. Ниләр язганын да белмим, сакланмады да алар.

Ни ягарга утын, ни кияргә кием, ни ашарга ризык юк

Сугыш еллары авыр иде, 1941-1942 еллар иң авыры иде дип искә ала иде әни дә, әби дә. Ни ягарга утын юк, ни ашарга, ни кием юк. Билгесезлек. Ут та юк. Бермәл бездә хәрбиләр торды. Алар электр кертте. Военкоматка барып миңа пәлтә бирделәр, бу әти үлгәнче булды. Бернинди дә һуманитар ярдәм булганын белмим.

Иң курыкканым – әнинең үлеме. Ул авырый иде еш. Ул үлсә, нишләрмен, дөм ялгыз калачакмын дип уйлый идем. Әни соңыннан чыннан да чирләп егылды, озак еллар буена үзем аны тәрбияләдем.

Сталин турында күп сөйлиләр иде. Идеология көчле булды, ул үлгәч, кешеләр дә, мин дә еладык. Сталин диктатор иде. Каты тоталар иде кешеләрне, куркытып бетергәннәр иде. Бер әби таеп егылгач, Ленин белән Сталин сурәтләренә ымлап, шушы бәдбәхетләргә карап егылдым дигән сүзе өчен төрмәгә эләкте. Һәр өйгә милиция кереп йөри иде, дезертирлар качып ятмыймы дип тикшерәләр иде.

Дин турында

Бер сынык ипи белән ураза тоттылар

— Дин тыелды, әмма кешеләр уразасын да тотты, намазын да укыды. Качып-посып эшләнә иде болар. Без фатирда яшәгән әби аш-суга бик оста иде. Коръән ашы яки Ураза, Корбан гаетенә аннан талкыш кәләвә пешерттерәләр иде. Тәрәзәләр ябыла, беркемгә берни әйтмиләр, абыстай качып диярлек килә иде. Корылган пәрдәләр белән Коръән укыла иде. Минем әби намаз укымады, ә әни дини булды. Әни уразасын да тотты, намазны да укыды. Күз алдына китәрәсезме? Бер сынык ипи белән ураза тоттылар. Әни мине һәр эшне бисмилла белән башларга өйрәтте. Мәчетләр эшләмәде, бердәнбер Мәрҗани мәчете генә мәчет иде. Үлем-китем булса, мәетләрне шуннан озату бар иде. Рамазан аенда авыз ачу вакытын Мәрҗанигә карап белә идек. Карап тора идек дә йөгереп кайтып: "Мәрҗанидә авыз ачтылар" дип хәбәр сала идек.

Мәхәббәт турында

Әни әтине көтте. Кайта дип өметләнеп яшәде, "похоронка" алса да

— Ул 9 Май булган инде, мин белмим бит, әни эштән кайтты да мине кочаклады: "Балам, сугыш бетте, әтиең генә юк шул" дип елады. Әтине гел көтте үзе. Кайта дип өметләнеп яшәде, "похоронка"сы килсә дә... Күрәсең, ялгыш хәбәр булгандыр дип уйлап яшәү аңа җиңеллек биргәндер. Бүтән бер дә кияүгә чыкмады ул. Гәрчә кияүгә чыгарга тәкъдимнәр ясыйлар иде үзенә. Әти белән әни бер-берсенә гашыйк булып кавышканнар. 1936 елда никахлашканнар, бик матур торганнар, озак кына булмаган. Әти гармунчы, яхшы биегән, җырлаган. Мин дә аңа тартканмын, күрәсең. Әнигә ялгызы авыр булды, тол хатыннар нәүмиз иде. Парлы кешеләргә кызыгып карый иде. Үзе генә белә иде толлыкның авырлыгын, әмма әти кайтыр дип кияүгә чыкмады. Безнең бистәдә булды андый хәлләр: әтиләре кайтып керә, ә әниләре инде башка кешегә кияүгә чыккан.

Сугыш нәрсәгә өйрәтте?

Сугыш чоры балалары бердәм булды, ярдәмчел булып үстек

— Тәртипкә. Һәр тиен санаулы иде. Бернәрсәне дә әрәм итми идек, бу канга сеңеп калды. Кешенең әйберен алма, булганың белән бүлеш, аннары ул артыгы, бәрәкәте белән кире әйләнеп кайтачак – бу әнинең үгет-нәсыйхәте. Кем генә килмәсен, өйдә берни булмаса да, чәй эчертеп булса да җибәрә иде. Мәрхәмәтлеккә шушы кечкенә әйбеләр дә өйрәтте. Кияргә киемебез булмаса да, ачлы-туклы булсак та бер-беребезне җәберләмәдек.

Бүген еш кына Җиңү көне җитә башласа, "Можем повторить" дигән язулар чыга. Бер дә кабул итә алмыйм. Моны сугышны ни икәнен аңламаган кешеләр әйтә. Дәүләт ягыннан да исә мондый җилләр. Сугышны күрергә, татырга Ходай күрсәтмәсен. Миңа әти-әниле булып яшәргә язмады. Башкалар әти-әни тәрбиясендә үсеп бәхетле булсын иде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG