Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: мине агулау артында шәхсән Путин тора


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция сәясмәне Русиягә кире кайтырга ниятләвен раслады.

Русия оппозиция вәкиле Алексей Навальный үзен агулауга шәхсән Путин катнашы бар дип белдерде. Бу турыда ул Der Spiegel белән әңгәмәсендә әйтте.

“Мин әлеге җинаять артында шәхсән Путин тора дип белдерәм, минем бу вакыйганың башка версияләре юк” диде сәясмән.

Ул Русиягә кире кайтырга җыенганын да искәртте. “Минем эшем хәзер – курыкмый торган егет булып калырга. Һәм мин курыкмыйм да!” диде активист.

Язмада әйтелгәнчә, хәзер Навальныйны барган җирләрендә сакчылар озатып йөри. Сәясмәнгә карата саклык чаралары күрелә. Мәсәлән, әңгәмәгә килгәч аңа эчәргә суны редакция хезмәткәрләре өчен алынган су шешәләре арасыннан очраклы рәвештә сайлап алганнар.

Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омски хастаханәсенә эләкте. Ике көн дәвамында Омски табиблары аны башка хастаханәгә күчерергәрөхсәт бирми торды. 24 августта Омскига махсус килгән очкыч белән авыруны Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр.

Германия хөкүмәте бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында “Новичок” төркеменә керүче сугышта кулланыла торган агулы матдә эзләре табылды дип белдерде. Соңрак бу мәгълүматны Европа илләрендәге ике бәйсез лаборатория дә раслады. Агу эзләре Навальный Томскида кунакханәдә эчкән су шешәсендә дә табылды.

7 сентябрьгә кадәр Навальный комада булды, ике атнадан аны Шарите клиникасыннан чыгардылар. Ул тернәкләнү курсы тәмамланганчыга кадәр Германиядә калырга, аннары Русиягә кайтырга ниятләвен белдерде.

Русия хакимияте Германия Навальный анализларын Русиягә тапшырмады, шуңа күрә аның агуланган булуы турында дәлилләр юк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG