Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп, Путин һәм Макрон Карабахта сугышны туктатырга чакырды


Өч илнең җитәкчеләре рәсми танылмаган Таулы Карабах республикасындагы вәзгыять турында уртак белдерү чыгарды

АКШ, Русия һәм Франция президентлары Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан җитәкчелеген Таулы Карабахтагы сугышны кичекмәстән туктатырга, Бакы һәм Ереван арасында сөйләшүләр башларга чакырды. Бу турыда аларның уртак белдерүендә әйтелә. Белдерү турында Елисей сарае хәбәренә сылтанып Франс Пресс агентлыгы язды. Шулай ук ул Кремль сайтында да дөнья күрде.

Президентлар белдерүдә Карабах җирләрендә бишенче көн баручы сугышта һәлак булганнар хакында кайгы кичерүләрен әйтә. Трамп, Путин һәм Макрон Азәрбайҗан һәм Әрманстан президентларын ОБСЕ арадашчылыгы ярдәмендә, алдан шартлар куймыйча сөйләшүләр башларга чакыра.

Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында кораллы каршылык 27 сентябрьдә яңадан кабынып китте. Азәрбайҗан гаскәре Карабах җирләренә һөҗүмен башлады, ул моны Әрмәнстан һөҗүменә җавап дип белдерде.

Сугыш барган көннәр эчендә үлемнәр саны, төрле чыганакларга караганда, берничә дистә яки берничә йөз кеше булырга мөмкин. Ике як та тыныч тормышлы кешеләр арасында һәлак булучылар барлыгын хәбәр итә, һәм бер-берсен авыр төр корал куллануда, чит илләрдән ялланган сугышчылар катнаштыруда гаепли.

Азәрбайҗан белән Әрмәнстанның Таулы Карабах өчен тартышуы 1980нче елларда кискенләште. Совет чорында Азәрбайҗан составында булган Карабах республикасы Әрмәнстанга кушылырга теләде, Баку каршы чыкты. 1992–1994 елларда ике ил арасында Карабах өчен сугыш булды. Нәтиҗәдә Азәрбайҗан Карабах һәм аның янындагы өлкәләрне югалтты, азәрбайҗан халкының күпчелек өлеше төбәкне ташлап китте, башка милләт вәкилләре дә бу җирләрдән күченеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG