Каюм Насыйри урамындагы бер бинада ачылган музейда Алтын Урда, Төрки каганлык, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чорларына караган 300ләп татар һәм төрки дөнья акчалары урын алган. Шулай ук Кытай, АКШ, Төньяк Корея, гарәп илләре акчаларын да күрергә була. Экспонатларның иң борынгысы 736 елгы Хәзәр каганлыгы чорына караган тәңкә.
Музей диварларына акчаның җир йөзендә ничек килеп чыгуы, танылган нумизматлар турында мәгълүмат, Алтын Урда һәм Татарстан байраклары элеп куелган.
Музейны ике татар активисты — Артур Галимҗанов һәм Наил Нәбиуллин үз акчаларына ачкан.
Артур Галимҗанов Азатлыкка әйтүенчә, "Татар акчалары" музеен ачу идеясе узган ел Алтын Урда дәүләтенә 750 ел тулу уңаеннан татар акчасы рәвешендә шоколад эшләткәч туган.
"Башка мондый фикер килгәч Казанда татар акчасына кагылышлы берәр музей бармы, юкмы дип эзләнә башладык. Нәтиҗәдә мондый музей юк икәне ачыкланды. Һәм без нумизматика белгечләре белән аралашып, төрле базарларга барып тарихи тәңкәләр җыя башладык. Хәзерге вакытта йөзләбе татар ханлыкларына караган өч йөзләп экспонатыбыз бар", дип белдерде ул.
Музей ачылышында чыгыш ясаган Татарстан парламенты депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла тарихны өйрәнгәндә акчаларның бик зур әһәмияткә ия булуын әйтте.
"Татар тарихында бик күп кулъязмалар юкка чыккан, янган. Ә акчалар җир астында күмелеп сакланып калган. Тәңкәләр безнең тарихка яңа бер мәгълүмат өсти. Минемчә, бу музей алга таба зур гына музейга әйләнер әле", диде ул.
Музейны оештыручы Наил Нәбиуллин Азатлыкка музейны ачу максаты турында сөйләп, беренче чиратта һәркемнең татар тарихына кагылу мөмкинлеген булдырасыбыз килде, диде.
"Татар тәңкәләре аша без бабаларыбызның кемнәр белән һәм нинди дәүләтләр белән бәйләнешләре булганын күрә алабыз. Кайсы ханнарыбыз нинди тәңкәләр чыгарган, без боларны халкыбызга күрсәтергә теләдек. Без монда башка илләрнең акчаларын да күрсәтәбез. Татар халкы беркайчан да аерым яшәмәгән. Без һәрвакыт Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан булсынмы, Европа илләре булсынмы, алар белән элемтәдә булганбыз, тәңкәләребез дә бу илләр белән әйләнештә булган", диде ул.
Нәбиуллин сүзләренчә, татарлар бу музейга килеп тарихи тәңкәләрне карап милли үзаңын ныгыта, ә башка халыклар бу тәңкәләр аша татарның да үз акчасы булган икән дип, уйлана ала.
"Халкыбыз үз тарихы, мәдәнияте белән кызыксынсын иде. Аеруча үзебезнең татарларда да татарның үз акчасы булган дигән горурлык хисе тусын иде.
Акча ул дәүләтчелек символы. Ничек кенә булмасын, без шушы музейдагы тәңкәләребез белән дәүләтчелегебезнең булганын һәм аның белән горурлануыбызны күрсәтә алабыз", диде Наил Нәбиуллин.
Мәйданы 36 дүрткел метр булган музей һәр көнне иртәнге 10нан кичке 6га кадәр ачык. Беренче вакытта анда керү түләүсез булачак. Соңрак музейның хокукый статусы хәл ителгәннән соң, керү өчен символик бәя куелачак.