Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда түрәләр дәвалана торган РКБ-2 хастаханәсен covid-һоспиталь итүне таләп итәләр


РКБ-2
РКБ-2

Петициядә Башкортстан хастаханәләрендә коронавируслы авырулар өчен урын булмавы әйтелә.

Башкортстанда COVID-19 белән авыру очраклары арту сәбәпле, Уфадагы РКБ-2 хастаханәсен коронавируслы авыруларны дәвалау өчен бирергә тәкъдим ителә. Бу турыда интернетта петиция чыкты. Аның авторы Антон Орлов петицияне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка һәм республика хөкүмәтенә юллаган.

РКБ-2 Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Башкортстан җитәкчесе эшләре идарәсенә буйсына. Бу республика түрәләрен дәвалау өчен махсус клиника диелә петициядә. “Башкортстан, мөгаен, Русиядә шундый клиникасы булган бердәнбер төбәктер” дип билгеләп үтелә. РКБ-2 иң алдынгы медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән диелә. Республикада хастаханәләр оптимизация сылтавы белән ябылып, бер-берсе белән кушылды, ләкин РКБ-2 бу язмышка дучар ителмәде ди авторлар.

“Башстат саннарына караганда, 2000 елда республика хастаханәләрендә 49 600 урын булса, 2017 елда бары 31 700 урын гына калган. Ә медицина оешмалары 2000 елда 329 булса, 2017 елда 154кә калган” дигән саннар китерелә петициядә.

Уфа янындагы Зубово бистәсендә яз ахырында ачылган covid-һоспитальдә 400 урын булса да, алар хәзер тулган диелә. Бу турыда узган шимбәдә һоспитальне күреп киткән Радий Хәбиров та әйткән иде.

Хәзер Уфада тагын берничә хастаханә covid-һоспиталь итеп кулланыла башлаячак дип искәртә автор. Алтынчы, бишенче һәм сигезенче хастаханәләрдә коронавируслы авырулар кабул ителәчәк диелә.

“Ләкин барысы да күрә – бу гына аз. Апрельдә, пандемия тормышыбызга кереп кенә барганда, РКБ-2 ковид өчен һоспиталь базасы булырга тиеш иде. Кызганычка каршы, хастаханә профиле үзгәртелмәде һәм аның зур мөмкинлекләре халыкка хезмәт итмәде” диелә петициядә.

РКБ-2 хастаханәсен covid-һоспитальгә әйләндерергә, һәм аны пандемия узгач балалар хастаханәсе итеп үзгәртергә кирәк дип тәкъдим итә автор.

3 октябрьдә Радий Хәбиров Зубоводагы хастаханәне карап, табиблар белән аралашты. Хастаханәдә авыруларның коридорларда ятуын күреп китте. Дүшәмбедә Стәрлетамакта тагын бер яңа covid-һоспиталь төзеләчәге билгеле булды.

Башкортстанда коронавируслы авыруларның тәүлеклек саны артуы күзәтелә. Узган тәүлектә тагын 47 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Республикада барлыгы 9098 кеше коронавирус эләктергән, 42 үлем очрагы рәсмән теркәлгән.

XS
SM
MD
LG