Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президентлыгына намзәтләр Пенс һәм Харрис дебатлары узды


Камалла Харрис һәм Майк Пенс

Сайлау алдыннан намзәтләр бер тапкыр гына очраша.

Солт-Лейк Ситида республиканнар фиркасеннән Майк Пенс һәм демократлар фиркасе вәкиле Камала Харрис вице-президент вазифасына намзәтләр буларак очрашып, бәхәс вакытында ил каршында торган мөһим мәсьәләләр турында фикер белдерде.

Харрис президент Дональд Трампны коронавирус пандемиясе вакытында гамәлләрен тәнкыйтьләп, моны “Америка хөкүмәтенең иң зур уңышсызлыгы” дип бәяләде, һәм мондый хәлләрдән соң Трампның кире сайланырга хокукы юк диде. Майк Пенс исә Трамп пандемиягә каршы күргән чараларын санап чыгып, президентлыкка намзәт Джо Байден тәкъдим иткән чаралар да шуннан әллә ни аерылмый дип белдерде.

Моннан тыш, очрашуда икътисад торышы, расалар арасындагы каршылыклар, Югары мәхкәмә әгъзасын билгеләү, президент сайлаулары нәтиҗәләрен тану кебек темалар күтәрелде. Харрис АКШ икътисадының мөшкел хәлдә калуында Трампны гаепләде. Пенс исә пандемия килеп чыкканчы икътисад уңышлы үсте һәм американнарның реаль керемнәре арта барды диде.

АКШта сайлаулар 3 ноябрьдә узачак. Сайлау алдыннан вице-президентлыкка намзәтләр бер тапкыр гына очраша. Джо Байденның рейтинглары үсә барган мәлдә вице-президентлыкка намзәтләрнең очрашуы зур кызыксыну белән көтеп алынды. Узган атнада Трамп һәм Байден үзләре дә беренче тапкыр очрашып сүз көрәштергән иде. Ләкин бу очрашу бик хисле булып, бер-берсен бүлдерүләрдән һәм хурларга тырышудан торган кычкырышка әйләнеп калды. Сораштырулар очрашуда Байден яхшырак чыгыш ясаганын күрсәткән. Дональд Трамп тарафдарлары президент калдырган начар фикерне Майк Пенс бераз йомшартыр дип өметләнде.

Телевидение аша күрсәтелә торган дебатлар тарихында беренче мәртәбә намзәтләр арасы үтә күренмәле пластик белән киртәләнде, алар бер-берсеннән дүрт метр диярлек ераклыкта утырды.

Калифорниядән сенатор Камала Харрис АКШ тарихында илнең вице-президенты вазифасына тәкъдим ителгән беренче хатын-кыз һәм кара тәнле халык вәкиле.

XS
SM
MD
LG