Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машиналары чиратын халыкның артык борчылуы белән аңлаттылар


Татарстан сәламәтлек министрлыгы ашыгыч ярдәм чакырулар артуын кешеләрнең кирәгеннән артык борчылуы белән аңлата.

Казанда августта ачылган йогышлы авырулар хастаханәсе (РКИБ) янында ашыгыч ярдәм машиналарыннан озын чират хасыйл булган. Видео 8 октябрьгә каршы төндә төшерелгән. Автор ике чират булуын, берсендә 129 машина, икенчесендә 70тән артык машина торуын әйтә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы видеога аңлатма бирде. Аңлатмада әйтелгәнчә, кешеләр сәламәтлекләре өчен артык борчылып, хастаханәгә алып китүне үзләре таләп итә.

“Көзен һәм кышын гадәттә кискен респиратор-вируслы авырулар очраклары арта, ә быел моңа коронавирус та өстәлде. Кешеләр үз сәламәтлекләре өчен борчыла, әз генә салкын тидерү билгесе һәм температура күтәрелү булганда да ашыгыч ярдәм чакыра һәм компьютер томографиясе уздыруны таләп итә” диелгән министрлык җавабында.

Министрлык вәкилләре кешеләргә авыруның беренче билгеләре барлыкка килүгә өйләрендә калырга һәм поликлиникадан табиб чакырырга кушкан.

Рәсми статистика белдергәнчә, узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 йоктыруның тагын 31 очрагы теркәлгән. Эпидемия дәвамында 7448 кешедә коронавирус расланган, барлыгы 81 кеше үлгән.

Русия күләмендә соңгы тәүлектә тагын 11 493 кешедә COVID-19 расланган. Тәүлек эчендә 191 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG