Accessibility links

Кайнар хәбәр

Композитор Зифа Нагаевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелде


Зифа Нагаева

Башкортстанның халык артисты исеме шулай ук җырчы Миңзифа Искужинага да бирелде. 

Танылган җырлар авторы, композитор Зифа Нагаева Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булды. Бу турыда Башкортстан башлыгы сайтында хәбәр ителә. Республика көне алдыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дәүләт бүләкләре тапшырды. Башкортстанның халык артисты исеме шулай ук җырчы Миңзифа Искужинага да бирелде.

Моннан тыш, иҗат әһелләренә Салават Юлаев һәм Һәдия Дәүләтшина бүләкләре тапшырылды. Салават Юлаев премиясен алучылар арасында режиссерлар Айрат Әбүшахманов ("Зөләйха күзләрен ача" һәм "Кара йөзләр" спектакльләре өчен), Булат Йосыпов ("Беренче республика" фильмы өчен) бар.

Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрә, композитор Зифа Нагаева эстрада җырчылары өчен күп кенә җырлар иҗат итте. Ул - "Әйләнә дә килә җәйләр", "Гомерләр зая узмасын", "Гомерләр балкышы", "Балакаем" кебек популяр җырлар авторы. Зифа Нагаева - Татарстанның атказанган сәнгать хезмткәре, Башкортстаның атказанг мәдәният хезмәткәре, озак еллар "Юлдаш" радиосында алып баручы булып эшли, шулай ук сәхнәдән үз җырларын башкара.

фикерләр

XS
SM
MD
LG