Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшаудагы беларуслар 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Чара йөреш рәвешендә узды.

10 октябрь көнне Варшаудагы беларуслар үз хокуклары өчен көрәшкәндә, 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләрне дә искә алды. Варшау үзәгендә йөреш рәвешендә узган чараны Польшада яшәүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Нәфис Кашапов оештырган.

Чарада "1552нче елның 15 октябре – татар халкы холокосты", "Хәтер көнен онытмыйбыз" дигән шигарләр күтәрелгән.

"Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рәфис Кашапов Азатлыкка әйтүенчә, Хәтер көне шулай ук Украина, Төркия һәм тагын берничә илдә узачак.

Казанда шәһәр мэриясе Татар иҗтимагый үзәгенә Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде. Әлеге карарны ТИҮ дүшәмбе көнне шикаять итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG