Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсур Казакбаев: "Театрлар сәясәт һәм тел темаларына алынырга теләми"


"Озын-озак балачак" тамашасыннан күренеш

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәренә нигезләнгән спектакль куйды. 10-11 октябрь көннәрендә премьера булып узды.

"Озын-озак балачак"ны куюга алыну – үзе бер вакыйга. Вакытында бу әсәрнең беренче куелышы танылган режиссер Рифкат Исрафилов тарафыннан куелды, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында озак еллар дәвамында иң популяр спектакль булды. Тамашачы күңеленә нәкъ шул спектакль тирән сеңеп калган да. Шуңа мондый әсәрләргә тотыну авыррак та, икенче яктан кызык та, дип әйтте Илсур Казакбаев, чөнки аңа күп эзләнүләр аша үтәргә туры килгән.

Ике көн дәвамында да театрның тамашачы залы шыгрым тулы иде, премьерага күренекле татар сәнгать әһелләре дә, гади халык та килгән иде.

Кариев театрында Мостай Кәрим әсәре сәхнәләштерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Мостай Кәримнең әсәрен укыганга байтак вакыт үткән, спектакльне карау хәтерне яңартты, дип сөйләде Азатлыкка:

— Бу әсәрне моңарчы сәхнәдә күргәнем булмады. Әсәр үзе хәтердә тоныклана төшкән, ләкин бик рәхәтләнеп карап утырдым, бик кәнәгатьмен. Иң ошаганы, текстны бозмыйча, үзгәртмичә эшләгәннәре. Мостай абыйның иҗатына хас булган матур, сыгылмалы, саф-чиста авыл телен ләззәтләнеп тыңлап утырдым.

Рүзәл Мөхәммәтшин
Рүзәл Мөхәммәтшин

Сәхнәдә артистлардан тыш, һәр геройның фотосурәт формасында эшләнгән үз прототибы да бар иде. Артистлар шул "манекеннар" белән берлектә эш итте. Хәтта бала итеп сурәтләнгән Мостай Кәримнең үзенең дә фотосы булды. Бу күренеш икеле хисләр тудырды, ди Рүзәл Мөхәммәтшин:

— Бәләкәй Мостайны олы яшьтәге Мостай башы белән күргәч гаҗәпләндем. Әле дә бик аңлап бетерә алмыйм, төп геройны шулай бирергә кирәк идеме икән, әмма, гомумән алганда, менә шулай итеп картоннан ясалган персонажларны бирү күңелемә бик тә хуш килә, чөнки актерлар прототипларсыз башкарса бу рольләрне алай ук ышандырып бетермәсләр иде кебек.

Илсур Казакбаевның Кариев театрына килеп спектакль куюның да үзенең бер тарихы бар. Башта театрның баш режиссеры Ренат Әюпов Салават шәһәренең дәүләт Башкорт драма театрында Мостай Кәримнең әсәрен куйган, соңыннан Илсур Казакбаевның да Казан театрында спектаклен куярга сүз бирешкәннәр.

Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

— Быел Башкортстан республикасына 100 ел тулу, Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Башкортстанда күп чаралар оештырылды, шул исәптән театрларга да спектакльләр кую таләп ителде. Илсур миңа шалтыратып, Салават театрында Мостай Кәримнең берәр әсәрен сәхнәләштерергә тәкъдим итте. Анда "Безнең өйнең яме" исемле хикәягә нигезләнгән спектакль куярга сөйләштек. Узган елның июлендә спектакльне сәхнәләштердек тә, шулай итеп ике республика театрлары арасында дуслык барлыкка килде һәм шунда сүз бирештек, аларның премьерасыннан соң Илсур да безгә килеп спектакль куя дип. "Озын-озак балачак" спектакленең озын гомерле булуына мин ышанам, дип сөйләде Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов.

Тамашаны карарга җырчы Эльмира Кәлимуллина да килгән иде. Бу кадәр катлаулы әсәрне сәхнәләштерү авыр, әмма әлеге коллектив үз эшен тулысынча бирелеп башкаруы сизелә, дип бүлеште фикерләре белән Элмира:

Эльмира Кәлимуллина
Эльмира Кәлимуллина

— Мин бу әсәрне укыган идем, ул бик тә катлаулы, шуңа да карамастан режиссер кызыклы эзләнүләр аша бик әйбәт, аңлаешлы итеп сәхнәләштергән. Миңа бик тә ошый. Музыкаль бизәлешкә килгәндә, кайбер мизгелләрдә тәндә төерчекләр дә барлыкка килде. Монда классик әсәрләр дә, заманча мелодияләр дә яңгырый, минемчә, бу спектакльдә алар бик тә урынлы.

Әйтергә кирәк, бу спектакльдә башлыча Кариев театрының яшь артистлары катнаша, бары тик Олы инәй ролен генә Халидә Сөнгатуллина башкара. Спектакль заманча алымнар белән ясалган, каһарманнар заманча киемнәрдән, заманча биюләр башкара, әмма бу Икенче Дөнья сугышы алдыннан булган татар авылында булган тарихны тасвирлар өчен комачауламады, киресенчә, көчәйтеп кенә җибәрде.

Илсур Казакбаев беренче һөнәре белән драма артисты, күпмедер вакыт Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театрында актер булып хезмәт иткәннән соң режиссура осталыгын да үзләштерә башлый. Ул куйган спектакльләр Русия һәм халыкара театр фестивальләре, лабораторияләрдә катнашып мәртәбәле исемнәргә лаек булды. Башкортстан театрларында гына түгел, шулай ук Татарстан театрлары, Караганда, Архангельски театрлары репертуарында да Илсур Казакбаев сәхнәләштергән спектакльләр бар.

Азатлык режиссер белән театр сәнгатендә булган үзгәрешләр, проблемнар хакында әңгәмә корды.

Илсур Казакбаев
Илсур Казакбаев

— Илсур әфәнде, ни сәбәпле нәкъ менә Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә тукталдыгыз?

— Иң әүвәл "Озын-озак балачак" әсәренә алынырга куркытты, чөнки материал бик зур. Башкортстанда аның бер биш варианты бардыр инде, әмма иң беренчесе һәм иң билгеле булганы Рифкат Исрафилов тарафыннан куелган, анда мәшһүр артистларыбыз уйнаган спектакль. Хәзерге замандагы тамашачыга да бу әсәрне ачып күрсәтү теләге зур иде, шулай да, куелыш процессына килгәндә, кабатланасы да килмәде. Шуңа күрә, бу спектакль барлыкка килер өчен күп эзләнүләр аша үтәргә килде. Бу эзләнүләр әлбәттә, куючы рәссам, куючы төркем белән берлектә алып барылды. Репетицияләргә тотыныр алдыннан бу әсәрне ничек итеп кую турында бик күп вариантлар бар иде, әле бер, әле икенче юнәлештә эшләдек. Шулай төрле вариантлар аша үтә-үтә бер концепция барлыкка килде һәм шул юнәлеш буенча эш барды.

— Илсур әфәнде, сезнең спектакльләр төрле фестивальләрдә катнаша. Андый фестиваль, лабораторияләрдә шундый “Озын-озак балачак" кебек милли әсәрләр буенча куелган спектакльләргә никадәр игътибар бирелә? Әйтик, тамашачы, жюри ягыннан...

— Үзебезнең милли әсәрләргә килгәндә, алар Русия күләмендәге тамашачыга билгесез. Фестивальләргә син сәхнәләштергән милли әсәр эләксен өченгә күбрәк көч куярга кирәк. Аның куелышы, мәгънәсе, нинди ысуллар кулланып образларны күрсәтүең башкаларга карата югарырак дәрәҗәдә булырга тиеш, чөнки безнең халыкка хас булган кайбер нечкәлекләрне, юмор күренешләрен, менталитет үзенчәлекләрен алар аңламаска мөмкин. Милли әсәр белән жюриның игътибарын яулар өчен күп көч куярга кирәк. Әгәр яулый алып, югары бәяләнсә, бу инде чын уңыш булып саналачак. Ә милли театрга бу бик тә кирәк бүгенге көндә, чөнки милли әсәрләр масштаблы фестивальләргә бик сирәк үтә.

"Озын-озак балачак" тамашасыннан күренеш
"Озын-озак балачак" тамашасыннан күренеш

— Мондый фестиваль, лабораторияләрдә цензура бармы?

— Цензура нәрсәгә бәйле?

— Темаларга карата, әйтик, сәясәт, тарих темаларына бәйле?

Цензура күбрәк очракта театрның үзендә туа

— Алай каты цензура бар дип әйтмәс идем, ул күбрәк кайсы якта оештырылуы белән бәйледер, минемчә. Цензура күбрәк очракта театрның үзендә туа. Минемчә, театр ачык булырга тиеш. Күтәргән темалар да замана таләпләренә туры килергә тиеш. Әйтик, безнең шәһәрләрдә, яисә илдә берәр актуаль вакыйгалар бара, ә без, моңа кысылмыйбыз, дигән принцип белән эшләсәк, мин уйлыйм, театр "фальшивка"га әйләнә. Чөнки, без бит бу мохиттә кайныйбыз, сәясәттә, илдә булган нәрсәләрне үзебез аша үткәреп яшибез. Театрның моңа күз йомывы дөрес түгел дигән фикердәмен.

— Ә нинди темаларга алынырга куркалар бүген театр сәнгатендә? Әллә андый курку бөтенләй дә юкмы?

— Бар, театрларда бар. Сәясәт, тел темаларына алынырга бик теләмиләр. Шулай ук ата-ана һәм бала мөнәсәбәте, мәктәптә булган проблемнар да булганын беләбез, әмма театрга килгәч бу проблемнарның ничектер йомшартылып күрсәтелүе күренә. Миңа калса, яшьләр мондый спектакльләрне карап ышанмыйлар, чөнки чынбарлыкта ул проблемнар күпкә катырак.

— Милли кино бүгенге көндә ни сәбәпле биек үрләр яулый алмый, югары дәрәҗәгә менеп җитә алмый?

— Моңа вакыт кирәк. Бу өлкәдә үзгәрешләр кертеп, аны югары дәрәҗәгә күтәрергә теләгән кеше булуы кирәк. Һәм әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан да ярдәмсез булмый. Чөнки, беләбез, кино сәнгате, театрга караганда күбрәк чыгымнар таләп итә. Моны аңларга кирәк, чөнки милли кино кемгә кирәк? Ул чит илдә яшәүче кешегә кирәкми, мәсәлән, Америкада яшәүче режиссер, карале, Татарстанда, Башкортстанда юньле кино юк, әйдә аларга ярдәм итим, әйбәт кино төшереп бирим әле, дип тормый. Бу бары тик безнең проблем һәм бу безгә генә кирәк. Милли кино өлкәсен бары тик үзебез генә үстерә алабыз, үсеш юнәлешендә алга барырга омтылырга тиешбез, шул ук чит илдәге тәҗрибәгә таянып, мәсәлән.

— Театр өчен милли драматургия өлкәсе баймы хәзерге заманда, әллә саегып барамы?

Иң катлаулы проблем — драматурглар үз телендә язмый

— Язар өчен темалар бүгенге көндә бик күп. Монда иң катлаулы проблем — драматурглар үз телендә язмый. Шул исәптән, милли сәнгать өлкәсенең сәясәте телне саклау мәсьәләсенә зур игътибар бирергә тиеш. Ел саен телгә карата берәр нинди үзгәрешләр барлыкка килә, үз туган башкорт телеңне мәктәптә өйрәнер өчен ниндидер гариза язарга тиешсең, тагын ниндидер башка сыймаслык үзгәрешләр төшерелә (Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан – ред.). Хәзерге көндә дә, күп очракта балалар спектакль вакытында колакчыннар киеп синхрон тәрҗемә белән карый тамашаны. Ун-егерме елдан бу күренеш бөтенләй катастрофага әйләнәчәк. Нишләп уйнарга ул телдә дигән сораулар туа башлаячак, барыбер колакчыннар белән утырса тамашачы, димәк урысча уйнарга гына калачак. Милли театр, киноның булуы да бөтенләй мәгънәсез калачак, кирәге булмаячак милли сәнгатьнең.

"Озын-озак балачак" тамашасыннан күренеш
"Озын-озак балачак" тамашасыннан күренеш

Яшерен-батырын түгел, татар белән башкорт халкын гел ярыштыралар төсле, кем күбрәк, кем ничек сөйләшә, дип, ә моның максаты — милли телне әкренләп-әкренләп юкка чыгару. Ярар, без зур республикалар, ә бит кечкенәләре дә бар. Хәтерләмим кайсы якта, әмма бер театрда сөйләделәр, без тамашаны башлар алдыннан балалардан чыгып сорыйбыз кайсы телдә күрсәтик спектакльне, туган телебездәме, әллә русчамы? Күбесе русча диләр дә, яхшы, димәк бүген русча уйныйбыз, дип тамашаны урыс телендә күрсәтәләр. Милли республикалар үзара аңларга тиеш, Башкортстанда башкортча сөйләшми башлыйлар икән, димәк тиздән бу Татарстанга да килеп җитәчәк. Бурятиядә туган телдә сөйләшүдән туктыйлар икән, димәк Хакасиягә дә барып җитәчәк. Русия бит ул гел без күпмилләтле, күптелле дәүләт, милли республикалар белән бай без дип мактана. Бәлки Конституциядә ул язылгандыр да, әмма чынбарлыкта бөтенләй башкарак эшләр эшләнә. Шул сәбәпле минем борчылуым да бик зур, чөнки мин бу өлкәдә хезмәт итәм. Башкортстандамы, Татарстандамы мин, нинди генә театрда эшләсәм дә, мин барыбер башкорт булып калам, һәм минем өчен бүген нинди телдә уйныйбыз дип чыгып сорау — катастрофа булып күренә.

— Күпләр, милли телләрнең шушындый хәлдә калуына милли мохит булмау, ана телен өйрәнүнең перспективалары булмавы да тәэсир итә, ди. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

— Урам исемнәре, реклам язмалары милли телдә язылуы артык файда китерми, минемчә. Менә Казанда азмы-күпме урам исемнәренә килгәндә икетеллелек саклана дип була, әмма асылда халык татар телендә күбрәк сөйләшә башладымы? Минемчә, бу фикерне балалык чорында ничек тә булса кызык итеп төшендереп салырга кирәк бала күңеленә. Соңыннан, кеше олыгайган саен үз милләте хакында күбрәк өйрәнеп, үз телендә сөйләшеп, үзе сөйләшмәсә теле дә, милләте дә бетәчәк икәнен аңласын дип бала чагында ук сеңдерергә кирәк. Шундый бөек фикер белән генә яшәмәсә кеше, бу мәсьәләне чишеп булмастыр башкача. Дөрестән дә, кешенең үзеннән күп нәрсә тора бүгенге көндә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG