Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Vatançı" яшьләре: "Татар халкы бердәм булып урыс системына каршы тора башларга тиеш"


"Ватанчы" хәрәкәтенең логосы
"Ватанчы" хәрәкәтенең логосы

"Vatançı" хәрәкәтенә нигездә чит илдә яшәүче татар яшьләре керә. Хәрәкәтнең беренче максаты — урыслаштыруга каршы тору.

Күптән түгел "Азат Идел-Урал" оешмасы җитәкчеләренең берсе, хәзер Британиядә сәяси сыену алып яшәүче Рәфис Кашапов татар яшьләрен берләштерүче "Ватанчы" хәрәкәте төзелүен хәбәр иткән иде. Азатлык аның оештыручылары белән сөйләшергә булды. Әлегә хәрәкәтне оештыручы яшьләр үзләренең исемнәрен белгертергә теләми, алар җавапны "Vatançı Milli Tatar Häräkäte" исеменнән генә бирәчәкләрен әйтте.

Facebook битендәге аңлатмада "Vatançı Milli Tatar Häräkäte" татар яшьләренең мөстәкыйль төркеме, татар халкының киләчәк язмышына һәм тарихына битараф булмаган фикердәшләр берлеге диелә. Статусы "хөкүмәтнеке булмаган оешма" дип күрсәтелгән. Сорауны да шуннан башларга булдык.

— "Ватанчы" ул оешмамы, хәрәкәтме, берлекме?

— Бүген "Ватанчы" – хәрәкәт. Алдагы статусына килгәндә, вакыт күрсәтер.

— Аңлавымча, бу хәрәкәт татар яшьләренеке, әлеге яшьләр кайдан, ничек аралашасыз, очрашасызмы?

— Аларның күбесе чыгышы белән Татарстан кешеләре, кайберләре хәзер Европада һәм Төркиядә яши. Аларның һәрберсенең үз һөнәре, гаиләсе, эше бар. Барыбызны бер нәрсә берләштерә — бу безнең хокукларыбыз, ватаныбыз, телебез һәм динебез өчен көрәшү теләге.

Безнең аралашу һәм үзара бәйләнеш интернет аша уза. Бер илдә булганнар, әлбәттә, шәхсән очрашалар.

— "Ватанчы"ның максатлары, бурычлары нидән гыйбарәт? Бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

— Бурычларга килгәндә, татар халкының урыслашуына каршы "Дивар" проектларын тормышка ашырырга уйлыйбыз. Татар милли хәрәкәтләре, аларның лидерлары, активистлары, татар диаспоралары һәм җәмгыятьләре, татар халкының шәхесләре һәм хокуклары көрәшендә берләшүне күздә тотабыз. Шулай ук эшебез халыкара юридик оешмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек, чын вазгыять турында мәгълүмат җиткерүдән гыйбарәт булачак.

Бүгенге эшебезгә килгәндә, без Хәтер көненә багышланган "Тере йөрәк" проектын башладык. Бу милли проектның максаты — татарларны берләштерү. 15 октябрьдә без татарлар кайда гына яшәсәк тә Хәтер көнен онытмаска, мөмкин кадәр искә алу чаралары уздырырга тиеш.

Хәзерге вакытта безнең хәрәкәт шулай ук татар җәмгыяте вәкилләре, хезмәттәшлек өчен мөһим шәхесләр белән элемтәләр урнаштыра.

Медиа ресурсларга килгәндә, бүгенге көндә Facebook һәм YouTube каналлары эшли. Шәхси сайтыбыз хәзерге вакытта эшләнә. Киләчәктә барлык яңалык анда урнаштырылып барачак.

— Татар халкының урыслашуына каршы "Дивар" проекты дидегез, ул нәрсәне күздә тота?

— Еллар дәвамында Русия этноцид, тугандаш халыкларның үзбилгеләнүен юкка чыгару эшен алып бара. Моны күзәтүе бик кызганыч. Безнең халыкны хокуклары һәм ирекләреннән мәхрүм итәләр, татар телен "факультатив" дәрәҗәгә төшерделәр, ябылучы татар мәктәпләре саны арта, дин әһелләре даими күзәтү астында, җиребезнең байлыклары җинаятьчел режим тарафыннан үз кирәгенә кулланыла, урлана, халык фәкыйрьләнә.

Татарстан хөкүмәте һәм Дөнья татар конгрессы бернинди чаралар күрми, татар халкы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын якламый. Моңа мисал булып Миңнехановның республикада татар теленә каршы торган Ирина Волынецны балалар омбудсмены вазифасына тәкъдим итүе булды. Шулай ук элегрәк Татарстан халкы өчен исерткеч продукциянең социаль әһәмияте турында сөйләгән Алексей Песошинны премьер-министр вазифасына кую. Шуңа без татарларны урыслаштыруга каршы "Divar" планын булдырдык. Аны тормышка ашыру барышында без эчтәлеге белән күбрәк таныштырырбыз. Татар халкы үзенең бердәмлеге белән урыс системына каршы тора башларга тиеш. Аның максаты шунда. Бу ерак киләчәкне күздә тотып эшләнгән проект һәм аның беренчел максаты – татарларны берләштерү.

— Халыкара юридик оешмалар һәм фондлар белән хезмәттәшлек булачак дидегез, ул ничек башкарылачак?

— Бүгенге көндә безнең хәрәкәт үзен игълан итте генә әле. Киләчәктә без юридик затлар, оешмалар һәм фондлар белән халыкара хокуклар нигезендә эшләргә уйлыйбыз. Киләчәктә финанс фонды булдырырга ниятлибез.

— Сөргендәге татар хөкүмәте бар, аларны беләсезме, элемтәдәме?

— Әйе, без АКШта яшәүче Вил Мирзаяновны, Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповны, Польшада яшәүче Нәфис Кашаповны, Төркиядән Роза Корбанны, Америкадан Камил Сукаевны, Австралиядән Ирек Гарифны беләбез. Без алар белән элемтәдә торабыз. Алар безгә ярдәм итә. Кызганычка каршы, татар яшьләренең күпчелеге бу кешеләрнең Русия хакимиятенә каршы көрәштә нинди авыр юл үткәннәрен аңламый һәм белми. Безнең өчен алар беренче чиратта өлкән остазлар һәм көрәш үрнәге булып торалар.

XS
SM
MD
LG