Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәктәп укучылары өлешчә дистантка күчә


Өлкән сыйныфлар ике атна өйләреннән торып укыячак

Мәскәүдә мәктәп балаларының бер өлеше каникуллардан соң өйләрендә калачак. Бу турыда шәһәр мэры Сергей Собянин игълан итте.

19 октябрьдән башлангыч сыйныф укучылары мәктәпләрдә укырга керешә. 6-11 сыйныфлар 1 ноябрьгә кадәр дистант ысулы белән белем алачак.

Моннан тыш, дәүләти булмаган белем бирү оешмаларына да дистант рәвешенә күчәргә киңәш ителде.

Дәүләти белем бирү оешмалардагы түгәрәкләр, секцияләр дә 1 ноябрьгә кадәр эшләми торачак.

Коронавирус ныклап таралу сәбәпле, Мәскәү җитәкчелеге балаларны көзге каникулга 5 октябрьдән үк җибәргән иде. Собянин бу чараның нәтиҗәле булды ди. “Авыручылар арасында балалар өлеше соңгы көннәрдә 19 проценттан 11 процентка кадәр кимеде” дип аңлатты мэр.

Элегрәк Мәскәү коронавирус чикләүләрен өлешчә кайтарган иде.

Башкортстанда да көзге каникуллар иртәрәк - 17 октябрьдән башлана. Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр республикада күп кеше катнашындагы чаралар уздырылмаячак.

Рәсми саннарга карый, COVID-19 эпидемиясе башыннан Русиядә 1,3 миллионнан артык кешедә вирус табылды, 23 меңгә якын кеше үлде.

XS
SM
MD
LG