Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тәүлек эчендә 216 пневмония очрагы ачыкланган


Рәсми саннарга караганда, соңгы тәүлектә COVID-19 диагнозы 65 кешегә куелган.

Башкортстанда хастаханәдән читтә башланган пневмония диагнозы соңгы тәүлектә 216 кешегә куелган. Бу кичәгедән 65 очракка артыграк. Бу саннарны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы китерә.

Шул ук вакытта узган тәүлектә 172 кеше үпкә шешүдән савыгып, өйләренә кайтарып җибәрелгән диелә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы, COVID-19 йоктыру очраклары белән беррәттән, пневмония очраклары статистикасын да алып бара. Әлеге саннар күрсәткәнчә, быел үпкә шешүләрдән үлүчеләр узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк булган. Гыйнвардан октябрьгә кадәр пневмониядән 1505 кеше үлгән, узган елда бу күрсәткеч 860 кеше булган. COVID-19 авыруыннан исә шушы тугыз ай эчендә барлыгы 46 кеше үлгән диелә.

Башкортстан статистика идарәсе республикада үлемнәр артуын да хәбәр итә. Бу елның сигез аенда үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 3034кә күбрәк булган. Үлемнәр саны май аенда арта башлаган. 2020 елның июлендә үлүчеләр саны 2019 елның июленә караганда 2009 кешегә күбрәк булган.

Башкортстанда яңа төр коронавирус йоктыру очракларының тәүлеклек күрсәткечләре дә кискен арта. Соңгы тәүлектә 65 кешедә COVID-19 ачыкланган. Эпидемия башыннан коронавирус 9 467 кешедә расланган. Шулардан бер меңгә якыны авырудан дәвалана, 110 кеше республика хастаханәләрендә дәвалану ала дип хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Уфада һәм башка шәһәрләрдә кайбер хастаханәләрне COVID-19 авырулары өчен җиһазладылар. 12 октябрьдән Уфаның 22нче санлы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе инфекцияле авыруларны кабул итә, монда 300 кешелек урын әзерләнгән. Шулай ук 5нче, 8нче хастаханәләрнең дә аерым биналары cоvid-һоспиталь итеп үзгәртелә, аларда 330 урын әзерләп куелган. Башкорт дәүләт медицина университетында да инфекцияле авырулар бинасында коронавирус очраклары өчен 150 ятак булдырылган дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы.

Моңа кадәр республика җитәкчесе Радий Хәбиров Уфа янындагы Зубово бистәсендә яңа төзелгән инфекцияле авырулар клиникасында булып, аның тулганын күргән иде. Стәрлетамакта кыска вакыт эчендә тагын бер шундый хастаханә төзергә карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG