Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурбәк Батулланың "Sak-Sok" перфомансы Мәскәүдә яшь хореографлар бәйгесенең ике бүләген алды


Марат Казыйханов һәм Нурбәк Батулла
Марат Казыйханов һәм Нурбәк Батулла

Тамашаның премьерасы махсус "Гоголь үзәге" өчен әзерләнде

Нурбәк Батулла һәм Марат Казыйхановның "Sak-Sok" перфомансы "Context. Diana Vishneva" дип аталган яшь хореографлар бәйгесенең ике бүләгенә лаек булды. "Sak-Sok" перфомансы тамашачы мәхәббәтен яулаган булса, Нурбәк белән Марат "иң яхшы биюче" номинациясендә җиңеп чыкты.

Тамашаны 14 октябрьдә Мәскәүдәге "Гоголь үзәге" сәхнәсендә күрсәтелләр. Бүләкләү тантанасы да шунда узды. "Sak-Sok"ны шулай үк 15 октябрьдә Мәскәүдә һәм 18 октябрьдә Петербурда Борис Эйфманның Балалар биюе үзәгендә карап булачак.

Тамашада музыкантлар Ислам Вәлиев һәм Зәринә Вилданова да катнашты. Музыкантлар семплерда авазлар чыгарып, борынгы төрки уен коралы думбрада уйнады һәм Сак-Сок бәетен башкарды.

Конкурста Русия һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән 100дән артык иҗат проекты катнашты, шуларның бишесе генә финалга чыкты. Татарстан вәкилләреннән кала, бәйгедә Екатеринбурдан Игорь Булыцын, Петербурдан Эрнест Нургали, Воронеждан Ольга Рыжкова һәм Петербурдан Ирина Сергеева җиңеп, финалга чыкты. Төп бүләкне Эрнест Нургали алды.

"Сак-Сок спектакле шул исемдәге татар халык бәетенә нигезләнеп иҗат ителде. Ике игезәк малай ук очын бүлешә алмыйча талашып китәләр дә, әниләре аларны каргый. Каргыш аларны ике кошка әверелдерә. Алар күрешә алмый интегә – очрашабыз дигәндә генә араларында тау үсеп чыга. Әниләре нинди фаҗига килеп чыкканын аңлап алса да, берни эшли алмый", дип спектакльнең мәгънәсен аңлатты авторлар.

2018 елда Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла "Алтын битлек" илкүләм театр бүләгенә лаек булган иде.

XS
SM
MD
LG