Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ел ахырына халык саны 352 мең кешегә кимер дип фаразлана


2024 елга Русия халкы 1,2 миллион кешегә азаер дип көтелә.

Русиядә халык саны быел көтелгәнгә караганда күбрәк кимиячәк. Алдагы фаразларда 2020 елда ил халкы якынча 160 мең кешегә азаер дип уйланылса, хәзер бу күрсәткеч 352,5 мең кешегә җитәргә мөмкин диелә. Бу саннар Русия хөкүмәтенең 2030 елга илкүләм максатларга ирешү планы өлгесендә китерелә дип яза “Известия”.

Хөкүмәт 2021 елда халык саны кимүе 81,5 мең булыр, ә аннары үсүгә таба бара башлар дип фаразлаган булган. Яңа фаразларга ярашлы, 2021 елда бу сан 290 мең кеше, 2022 елда – 238 мең, 2023 һәм 2024 елларда 189 һәм 165 мең булачак диелә. Шулай итеп, 2024 елга Русия халкы 1,2 миллион кешегә азаерга мөмкин.

Соңгы тапкыр мондый начар күрсәткечләр 2006 елда булган, халык саны 374 мең кешегә кимегән.

2025−2029 елларда ничек буласын хөкүмәт әлегә фаразламый. Ләкин 2030 елда халык саны 10 мең кешегә артыр дип көтелә.

Башкортстанда халык санының табигый артуы туктап калган, киресенчә, соңгы өч елда халык саны 11 600 кешегә кимегән.

Татарстанда соңгы өч елда халык саны 0,5 процентка: туучылар хисабына 5,9 мең кешегә, читтән килүчеләр хисабына 11,7 мең кешегә күбәйгән дигән саннар китерелде. Татарстанда 2020 елның язына 3 млн 902 мең кеше яшәгән.

XS
SM
MD
LG