Accessibility links

Кайнар хәбәр

Электрон китапның киләчәге бармы?


Электрон китаплар саны елдан-ел арта бара. Шул исәптән татар һәм башкорт телләрендә дә. Мондый китапның нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар? Киләчәктә ул кәгазь китапны алыштыра аламы? Шул хакта нәшрият хезмәткәре, язучылар белән сөйләштек.

Башкортстандагы Зәйнәб Биишева исемендәге дәүләт китап нәшриятында дистә елга якын электрон китаплар чыга. Азатлык татарча электрон китаплар чыгару торышы турында белешеп Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятының татар китаплары чыгару бүлеге җитәкчесе Гөлшат Абдуллинага мөрәҗәгать итте.

— Быел татарча барлыгы ничә китап чыга? Шуларның ничәсе электрон?

Гөлшат Абдуллина
Гөлшат Абдуллина

— Китап чыгарулар елдан-ел авырлаша бара. 90нчы елларда елына 17 әдәби китап нәшер ителгәне булды. Быел барлыгы 5 китап чыкты. Шуның берсе проза, берсе шигырь китабы. Бер китапта ике авторның балалар өчен шигырьләре чыкты. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан өч телдә: татар, башкорт һәм урыс телендә бер китап чыкты. 416 битлек ул китапта 153 бит татар авторларына бирелгән. Бер электрон китап.

Электрон китаплар чыгару ничек оештырылган? Авторлар аңа ничек карый?

— Татарча басма китаплар дәүләт нәшриятында узган гасырның 90нчы елларында илдә демократия җилләре исеп, милли үзаң көчәйгәч нәшер ителә башлады. Ә татарча электрон китап 2014 елдан башлап елына бер, яки берничә генә электрон китап чыга. Алар башлыча публицистик китаплар. 2016 елда өч авторның сатира-юмор әсәрләре һәм 2018 елда “Акчарлаклар” дигән күмәк җыентыктан башкалары публицистика.

Татарча электрон китаплар
Татарча электрон китаплар

Күмәк җыентык өчен электрон китап уңышлы түгел

Күмәк җыентык өчен электрон китап уңышлы түгел. “Акчарлаклар” күмәк җыентыгы чыккач, ризасызлык белдерүчеләр булды. Чөнки арадагы өлкән яшьтәгеләр, компьютер белән эшли белмәгәннәр китапларын ачып карау бәхетенә ия түгел. Шуңа ул электрон китапта чыккан Дүртөйле районы авторлары җыелышып аны үзләренең көче белән басма китап итеп чыгарды. “Акчарлаклар” электрон китабына 30 автор керде, ә 10 гына диск чыгарылды. Барсына да җитмәгәч, мин өстәп тә дисклар чыгарышып тараттым. Электрон китап диск булып 10 данә генә чыга, теләгән кеше интернет аша сатып алырга тиеш. Тәртибе шулай. Күмәк җыентык белән шуңа проблемнар булды. Шулай ук балалар китабын да электрон чыгару дөрес түгел дип исәплим. Бездә андый китаплар чыкканы юк.

Электрон китапның нинди өстенлекләре һәм кимчелекләре бар?

— Электрон китапны кибеткә барып эзлисе юк, өйдә яткан килеш кенә алырга мөмкин. Илнең, дөньяның теләсә-кайсы почмагында яшәүчеләр дә интернет аша алдыра ала. Электрон китап та китап булып санала, шулай ук гонорарын алалар. Күләме дә кыскартылмый. Аны чыгару финанс яктан арзан. Кәгазь кирәкми, басу мәшәкате юк. Сатып алучыга бәясе дә арзанрак.

Кимчелекләренә килгәндә, өлкән буын аны китапка санамый. Аңа тотып, кәгазен кыштырдатып уку кирәк.

2020 елда татарча чыккан китаплар
2020 елда татарча чыккан китаплар

Электрон язмаларны юк итә торган вируслар да уйлап чыгарылуы ихтимал. Мәсәлән, спутник узып китә һәм илдәге барлык электрон язмалар җуела. Киләчәктә әллә нәрсәләр булуы мөмкин.

Электрон китап чыгару өчен авторларны да күндерергә кирәк. Чөнки күп авторлар риза түгел, аны китап дип кабул итми.

Башка телләрдә дә электрон китаплар чыгадыр?

— Әйе, башкортча һәм урысча да ел саен берничә электрон китап чыга. Аудиокитаплар та чыга башлады.

Узган ел “Тыуған илкәйемде данлайым” дигән беренче аудиокитап чыкты. Аудиокитапта 100 шагыйрь тавышы. Башкорт һәм татар телләрендә авторларның Башкортстан, туган җир, тормыш фәлсәфәсе турында берәр, халык шагыйрьләренең икешәр шигыре кергән. Аудиокитап 180 минут бара, 2000 данә диск чыгарылды.

— Киләчәктә аудиокитаплар да күбрәк чыгар, хәтта видеокитаплар да барлыкка килер дип уйламыйсызмы? Видеокитап дип шагыйрьләрнең үз әсәрләрен укып, шулай ук артистлардан укытып, җырлары белән аралаштырылып яздырган альбом турында әйтүем. Аны бит клип кебек тә эшләп булыр иде. Дөрес, бу прозага кагылмый.

— Әйе, шагыйрьләрнең үзләре укып һәм артистлардан укытып яздырып видеокитап та чыгарып буладыр. Табигатьтә, урамда, башка урында укып, хәтта театрлаштырылган итеп тә төшереп була. Акчага бәйле.

Киләчәктә аудиокитаплар артыр дип уйлыйм. Аларны тыңлавы колакка ятышлы. Мин бүген рәхәтләнеп Наҗар Нәҗмине, Әнгам Атнабайны тыңлар идем. Татар телендә укучылар күп түгел. Ә үзләре укый белмәгәннәр тыңлый ала. Бу үзенә күрә татар телөн өйрәнү өчен бер этәргеч тә булырга мөмкин.

— Икътисади авырлыклар һәм басма китапларның аз сатылуын искә алганда, аудиокитаплар чыгару отышлы бит. Аларны интернет аша арзан хакка сатып файда да алып буладыр?

— Әйе. Киләчәктә күбрәк чыгару мәсьәләсен дә күтәрү кирәктер. Ничек сатылуын, базарны да анализлаганнан соң. Интернетта, социаль челтәрләрдә татарча аралашу зур булса, татарча электрон китапларга да мохтаҗлык артачак, диде Гөлшат Абдуллина.

Татар телендә иң беренче электрон китап 2014 елда чыккан иде. Ул Венер Фәттаховның “Язларда калам” исемле шигырь китабы. Аның авторы моның белән риза булмый, кәгазь китапка өстенлек бирү сәбәпле, үз акчасына басма китап та эшләтеп алды. Ул Азатлыкка бу уңайдан электрон китапка мөнәсәбәтен белдерде:

Венер Фәттахов
Венер Фәттахов

— “Язларда калдым” татарча беренче электрон китап иде. Мин аны интернет аша алып карадым. Акчасын алдылар, китабын салмадылар. Мин аны тикшереп тә очына чыга алмадым. Яңа гына башланган чорда техник авырлыклар булгандыр. Дуслар китабымны сорагач, 200 данә басма китап итеп чыгарып, таныш-белешләргә, туганнарга таратыштырдым.

Минем өчен электрон китап китап түгел инде ул

Минем өчен электрон китап китап түгел инде ул. Дөрес, дусларга электрон китапларны да салыштырдым. Ләкин аның өчен компьютер кирәк, ә өлкән яшьтәгеләрнең күпчелеге аны белми, алар өчен кулга тотып уку кирәк. Кулга тотып укымагач, аның тәме юк. Ә болай үзем интернет белән дус. Шигырьләремне социаль челтәрләрдә меңәрләп, хәтта бишәр мең кеше укый. Ә тулы бер китапны куеп укытып булмый. Китапны бүләк итеп була, кайчан телисең, шунда кулга тотып укып була. Электрон китапны мин авторлардан көлү дип кабул итәм. Бәлки заманча фикерләмимдер, диде Венер Фәттахов.

2018 елда чыккан “Акчарлаклар” электрон китабына Дүртөйле районыннан алты автор: Клара Сәфәрова, Флүрә Газизова, Рәсимә Мостафина, Рәфил Саматов һәм Земфира Галимова аны басма китап итеп чыгарган иде.

Клара Сәфәрова Азатлыкка ни өчен электрон китап белән канәгать булмаулары турында әйтте:

Клара Сәфәрова
Клара Сәфәрова

— Китапта чыккан дигән хәбәр таралгач дус-ишләр, туган-тумачалар сорап мөрәҗәгать итте. Электрон китапны кулга тотып карап булмый, дискы миңа эләкмәде. Бүләк итеп булмый. Яшьләргә әйбәт, олылар өчен уңайлы түгел. Пенсия яшендәгеләр өчен басма китап уңайлырак. Шуңа җыелышып түләп кәгазь китап итеп эшләтеп алдык. Дөрес, тиражы аз, биш кешегә берничә йөз генә итеп чыгардык. Шул да таратырга әйбәт булды, диде Клара Сафарова.

Хөрмәтле укучылар, ә сез нинди китап укырга яратасыз? Фикерләрегезне безнең форумда әйтә аласыз.

XS
SM
MD
LG