Accessibility links

Норильскиның элеккеге мэры Ринат Ахметчин ярты ел мәҗбүри эшкә хөкем ителде


Ренат Ахметчин
Ренат Ахметчин

Ул Норильскида дизель ягулыгы агып чыкканнан соң тиешле чаралар күрмәүдә гаепле дип табылды.

Красноярски крае мәхкәмәсе Норильски шәһәренең элеккеге башлыгы Ринат Ахметчинны алты ай төзәтү хезмәтенә хөкем итте. Моннан тыш, аның эш хакының 15 проценты тотып калыначак. Ахметчин 2020 елның маенда Норильскида ягулык саклау мичкәсеннән дизель ягулыгы агып чыкканнан соң ваемсызлык күрсәтүдә гаепле дип табылды.

Тикшерү ачыклаганча, Ахметчин ягулык акканны белгән, ләкин вакытында тиешле чаралар күрмәгән. Ул гадәттән тыш хәл тәртибен вакытында кертмәгән һәм китерелгән зыянны бетерү өчен чаралар күрмәгән диелә.

Тикшерүчеләр Ахметчинның мессенджерларда язышкан хәбәрләрен укып, ул язмаларда “җинаятьчел ваемсызлык билгеләре” тапкан. Ахметчин гаебен тулысынча таныган.

Мәхкәмәдә чыгышында Ахметчин “Норильски кешеләренә беркайчан да зыян китерергә теләмәдем, минем бөтен эшем бу җирләрдә тормышны яхшыртуга юнәлтелгән иде” дигән.

Норникель ширкәте милеге булган ТЭЦ-3 объектында каза май ахырында булды. Ягулык сакланучы мичкәнең бетон нигезе утырып, резервуар ватылу сәбәпле, 20 мең тоннага якын күләмдә дизель ягулыгы агып чыкты. Ул туфракка, якындагы елгалар аша Пясино күленә эләккән. Нәтиҗәдә 180 мең дүрткел метр җирләр нефть белән зарарланган. Росприроднадзор бу экология казасыннан килгән зыянны 148 миллиард сум дип бәяләде.

11 июньдә Русия тикшерү комитетының Норильски шәһәре башлыгы Ринат Ахметчинга карата җинаять эше ачуы билгеле булды.

Красноярски крае губернаторы Александр Усс начар эшләүдә гаепләгәннән соң, 20 июльдә Ринат Ахметчин үз теләге белән вазифасыннан китте. Хәзер барлыгы җиде кешегә Норильскида ягулык агып чыгу белән бәйле җинаять эшләре ачылган.

XS
SM
MD
LG