Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру корылмасына 2,5 миллиард сум кредит бүленгән


“Казандагы проект шәһәр эшләп чыгарган каты коммуналь калдыкларны юк итү системы нигезе булачак” дип белдерә банк җитәкчелеге.

Русия дәүләт үсеш корпорациясе (ВЭБ. РФ) Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзелешенә кредитның беренче өлешен биргән. Бу кредит 2,5 миллиард сумга кадәр була ала. Әлеге мәгълүмат дәүләт корпорациясе хәбәрендә китерелә.

Кредит “РТ-Инвест” ширкәтенең бу проектка кагылышлы беренче чыгымнарын финанслауга юнәлтеләчәк диелә.

Казаннан берничә чакрымда урнашачак чүп яндыру корылмасы 2022 елга төзелеп бетәр дип көтелә. Ул 28 млрд сумга төшәчәк. Корылма елына 550 мең тонна чүп яндыруга исәпләнгән. Төзелешнең инвесторы – “Ростех” дәүләт корпорациясенә керүче “РТ-инфест” ширкәтенең бүлекчәсе булып торган АГК-2 ширкәте.

Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасына каршы берничә ел дәвамында протестлар бара. Экология активистлары корылма әйләнә-тирә мохитка зарар китерәчәк дип белдерә. Корылма проектына берничә экспертиза уздырылды, активистлар үтенече белән эшләнгән экспертиза корылманы зарарлы дип тапты. Шул ук вакытта Татарстан хакимияте заказы белән Германия белгечләре уздырган экспертиза корылманы мохит өчен куркынычсыз дигән нәтиҗә чыгарды.
Протестларга карамастан, корылманы төзергә рәсми рөхсәт бирелде.

XS
SM
MD
LG