Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру корылмасы турында референдум уздыру рөхсәт ителмәде


Казанда чүп яндыру корылмасына каршы пикет
Казанда чүп яндыру корылмасына каршы пикет

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе активистларның референдум уздыру өчен тапшырылган документларында хаталар җибәрелгән дип белдерде.

Татарстанның үзәк сайлау комиссиясе Казан янында чүп яндыру корылмасына каршы активистларның референдум уздыру өчен документларын теркәмәгән. Активистлар референдум уздырып, халыкның бу корылмага мөнәсәбәтен белмәкче иде. Комиссия активистлар тапшырган документлар хаталы тутырылган дигән.

Активистлар референдумның сораулык битләрендә "Сез чүп яндыру корылмасы өчен сайланган урынны хуплыйсызмы", "Чүп яндыру корылмасын төзүне Татарстан халкы фикерен исәпкә алып башкарырга кирәк дип саныйсызмы?" дигән сораулар язарга теләгән.

2019 елның җәендә Татарстан дәүләт шурасы чүп яндыру корылмасы төзү турында референдум уздыру тәкъдимен кире каккан иде.

Июньдә Татарстан үзәк сайлау комиссиясе Осиноводагы чүп яндыру корылмасына каршы референдум уздырырырга теләүчеләрне теркәмәде.

3 июньдә Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендә чүп яндыру корылмасы төзелешенә рәсми рөхсәт бирелде.

Проектка ярашлы, 2022 елда Осиново янында 28 миллиард сумлык чүп яндыру корылмасы сафка бастырылачак. Ул елына 550 мең тонна чүп яндырырга тиеш. Төзелешнең инвесторы – АГК-2 ширкәте, ул "Ростех" дәүләт корпорациясенә керүче "РТ-инфест" ширкәтенең бүлекчәсе булып тора. Татарстанда чүп яндыру корылмасына каршылар бар. Алар корылма республика табигатенә зыян салачак дип белдерә. Берничә ел дәвамында экология активистлары корылманы төзеттермәс өчен протест чаралары уздыра.

XS
SM
MD
LG