Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциянең Ницца шәһәрендә чиркәү янында кешеләр үтерелгән


Ницца, 29 октябрь

Нотр-Дам чиркәве янында кешеләргә пычак белән һөҗүм иткәннәр.

Франциянең Ницца шәһәрендә Нотр-Дам чиркәве янында кешеләргә пычак белән һөҗүм ясалган. Франция медиалары хәбәр иткәнчә, өч кеше һәлак булган. Бер хатын-кызның башы киселгән дип яза Reuters. Берничә кеше яраланган диелә.

Һөҗүм итүчене полиция тоткан. Аның кем икәнлеге һәм һөҗүменең сәбәпләре әлегә китерелми.

Ницца мэры бу җинаятьне террорлык гамәле дип атады. Җинаятьне тикшерү террорчылыкка каршы көрәш бүлегенә йөкләнгән.

Соңрак Франциянең көньяк-көнчыгышындагы Авиньон шәһәрендә билгесез кеше полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм итәргә омтылган. Бу турыда Europe 1 радиостанциясе хәбәр итә. Ул урамда узып баручыларга янаган һәм “Аллаһ әкбәр!” дип кычкырган диелә. Бу кешене полиция атып үтергән.

Согуд Гарәбстанында Җиддә шәһәрендә берәү Франция консуллыгы сакчысына һөҗүм иткән. Сакчы җиңелчә яраланган, дип хәбәр ителә полиция твиттерында.

16 октябрьдә Париж янында укытучы Самюэль Пати үтерелгән иде. Җинаятьче аның башын кискән. Бу гамәлне кылуда 18 яшьлек этник чечен кешесе шикләнелә. Пати дәресләрендә сүз иреге турында сөйләгәндә Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар күрсәткән булган.

фикерләр

XS
SM
MD
LG