Accessibility links

"Безнекеләр алмаса, әсәрләрне алырга чит илнекеләр әзер тора"


Күргәзмә ачылышы
Күргәзмә ачылышы

Казан Кирмәнендә татар шамаиленә багышланган “Фатиха: яңа мәгънәләр” шамаил күргәзмәсе эшли башлады. Анда биш яшь татар каллиграфының үзенчәлекле әсәрләре тәкъдим ителә.

Кол Шәриф мәчетендәге Татар шамаиле галереясында ачылган күргәзмәдә алтын буяу белән кыл каләм кулланып ясалганнарны да, рун язуы белән ясалганнарны да, Дәрдемәнднең “Кораб” шигыренә нигезләнеп “Милләтем” дип язылган шамаилләрне күрергә була.

Күргәзмәдә Истанбул, Казан, Екатеринбур шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче шамаил сәнгатькәрләре Айзат Минһаҗев, Гөлназ Исмәгыйлева, Айрат Хисмәтуллин, Назыйм Исмәгыйлев һәм Роза Хуҗинаның 30 каллиграфия әсәре күрсәтелә.

Яшь татар шамаилчеләре яңа әсәрләрен күрсәтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:02 0:00

Сәнгатькәрләр үзләре бу әсәрләрне ни дарәҗәдә катлаулы булуына карап бер атнада да, ярты елда да иҗат итәргә мөмкин дип белдерде. Без әсәр иҗат итәргә әзер. Бу сәнгать төре Татарстанда тагын да үссен өчен әсәрләребезгә карата кызыксыну, ихтыяҗ булырга тиеш ди алар.

Татар шамаилләре галереясы җитәкчесе Алсу Шәмсутова Азатлыкка татар шамаил сәнгатенең беренче дулкыны 90нчы елларда Нәҗип Нәккаш, Фирдәвес Гыйрфанов, Раиф Мәрданов, Чулпан Шәрифулллина кебек осталар белән башланган булса, хәзер инде аларның юлын яшь буын икенче дулкын буларак дәвәм итә диде.

Алсу Шәмсутова
Алсу Шәмсутова


“Беренче дулкын бу юнәлешне күтәреп алып татар шамаил сәнгатен саклап калды. Бүгенге күргәзмәдә аларның эшен дәвам итүче биш якты йолдызыбыз бар”, диде Шәмсутова.

Аның сүзләренчә, татар шамаил сәнгате пыялага ясалуы белән бик уникаль сәнгать. Шамаил сәнгате татарларда гына сәнгать буларак сакланып калган, бу сәнгатьне югалтмаска, аны тагын да үстерергә кирәк ди ул.

Шәмсутова фикеренчә, шамаил сәнгате һәрбер останың үз рухи дөньясын чагылдыра. Нәҗип Нәккаш шамаилләренең үз йөзе бар. Зөлфия Мөхәммәтдинованың шамаилләрендә төрле орнаментларны күрергә була. Ә Фирдәвес Гыйрфанов бер шамаилгә татар тарихын сыйдырып бетерә ала ди Шәмсутова.

Бу осталар вакытында үз мәктәпләрен булдырып калдырырга, үзләренә алмаш әзерләргә тиеш, иң мөһиме — бу сәнгать белән шөгыльләнүчеләр әлеге юнәлештән чыкмасыннар иде ди галерея җитәкчесе.

"Яшьләргә һәр яклап ярдәм күрсәтергә кирәк. Шамаил — аны ясаучы осталарның икмәге. Алар аны сатар өчен ясый. Без аларның әсәрләрен сатып алып барсак, бу өлкәдә алга китеш өчен бернинди дә проблемнар булмаячак дип фикерен җиткерде Шәмсутова.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә Мигъмар Синан университеты сәнгать тарихы бүлегендә укучы Айзат Минһаҗев та татар шамаил сәнгатенең үсеше өчен иң беренче чиратта бу әсәрләргә ихтыяҗ булырга тиеш дип уйлый.

Айзат Минһаҗев
Айзат Минһаҗев


"Без әсәрләрне иҗат итәбез һәм бу әсәрләрне кем дә булса алырга тиеш. Һәм әлеге әсәрләрне Татарстандагы кешеләр яисә дәүләт оешмалары сатып алса, яхшырак була. Безнекеләр алмаса, әсәрләрне алырга чит илнекеләр әзер тора. Бу бик мөһим нәрсә. Егетләр, кызлар, сез бик матур әсәрләр ясагансыз, күргәзмә оештыргансыз дип кенә калына икән, бу мине шәхсән бик кәнәгатләндермәс иде", дип белдерде Айзат.

Аның сүзләренчә, Татарстанда каллиграфия әсәрләренә ихтыяҗ булса, бу әсәрләрне иҗат итүче үзәкләр дә ачылачак, бу сәнгать белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә булачак. Таләп булса, калган бөтен проблем үзлегеннән хәл ителә. Чөнки бездә потенциал да, мөмкинлекләр дә бар”, ди Айзат Минһһаҗев.

“Фатиха: яңа мәгънәләр” күргәзмәсендәге әсәрләр белән киләсе елның февраленә кадәр Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Татар шамаилләре галереясында танышып була.

XS
SM
MD
LG